Әтнә таңы

Анда елмаеп каршы алалар

Рәзилә Газизова, КАИның 3нче курс студенты

Район, Татарстан буенча зур күрсәткечләр – болар барысы да укытучыларыбыз тырышлыгы. Вакытым булганда, мәктәпкә барып килергә яратам мин. Яратырсың да, анда бит елмаеп “Нихәл, Рәзилә?” – дип каршы алалар...
 Класс җитәкчебез, физика, астрономия һәм информатика укытучысы Алсу апаның: “Борчылма, син булдырасың!”,  – дигән сүзләре юлымда маяк булып, мине курыкмыйча атларга өйрәтте. Мин үземдә шикләнгәндә, Алсу апа миндә шикләнми иде. Биология-химия укытучысы Хәмдия апа шикелле төпле киңәшләр бирүче укытучы җитми миңа университетта. Белгечлегем ул яклап булмаса да, Хәмдия апа укучыларының ирешкән уңышларына куанам мин. Татарларга иң авыр бирелгәне рус теле. Казанда беренче елларда сөйләшү ягы аксаса да, грамматик яктан ал да гөл иде. Монда Розалья апаның өлеше бик зур. Рус дусларым БДИны алардан югары баллга биргәнгә аптырап бетәләр иде инде. Ә мин үз чиратымда безне эксперт өйрәтте дип «борын чөеп» әйтә идем. Әле ярый безгә катлаулы логарифмнарны, диффиренциальларны (математика инде бу) Марат абый белән Гөлзидә апа өйрәтеп җибәргәннәр. Аларны белмәсәм, нишләп беткән булыр идем мин КАИда –  белмим. Мәктәптә укыганда иң көтеп ала торган фәннәрнең берсе ул – инглиз теле иде. Зөһрә апа материалны җиңел һәм кызык итеп аңлата белә торган укытучы. Шуңа безнең мәктәпне тәмамлаучылар уку йортларында  инглиз теленнән группада иң яхшы белүчеләрдән саналалар (бу чынлап та шулай, мин арттырмыйм!). Җәмгыять белемен безнең мәктәптә Рәмлә апа укыта. Аның теоретик материалны тормыш мисаллары белән аңлатуы күп нәрсәне күрергә өйрәтте. Тарих һәм география дәресләрен укытучы Рифат абый, төрле тарихи чараларны без аңлый торган телгә тәрҗемә итә иде.  Татар теле укытучысы Гөлфия апа белән минем йөрмәгән конкурс, канашмаган конференция калмады инде, барысында да булдык. Күпме яңа тәҗрибә, яңа танышлар, яңа мөмкинлекләр бирделәр миңа барысы да. Физик культура һәм ТИН фәннәрен безгә Рафил абый (хәзер инде директор статусында) укытты. Ансыз бернинди спорт ярышлары үтми иде. Рафил абый биргән хәер-фатиха белән без беренче урыннар яулап кайта идек.
Сәнгать ягыннан бик сәләтле булмасам да, технология һәм сәнгать укытучысы Розалия апаның осталыгына минем исем китә. Эстетик матурлык укыганда зур роль уйнамаса да, тормышта кирәге чыкты.
Остазларның остазы, мәктәпне тотып торучылар турында да күп сүз әйтеп була. Гәрчә безне Наил абый, Гөлназ һәм Ландыш апалар укытмаса да, аларның терәк сүзләреннән башка авыр булыр иде. Ландыш апаның  имтиханнарга китәр алдыннан:
– Унберләр, сез булдырасыз, курыкмагыз! – диеп елмаеп эндәшүләре әле дә күз алдымда.
Ә Наил абый белән Гөлназ апаның миңа зур ышаныч белдерүләре, шәхес буларак формалашуыма зур йогынты ясады.
Ә десертка белем дөньясына алып кергән укытучым Фәридә апаны калдырдым. Башлангычтан ук бездә сәләт күреп, район олимпиадаларына йөртә башлаганыгызга бик зур рәхмәтлемен.
Барлык укытучыларымны профессиональ үсеш, саулык-сәламәтлек, сабырлык әрвакыт озата барсын. Сез биргән киңәшләр, сез укыткан белемнәр барысы да эзсез калмады. Нигез кечкенә чактан салына диләр, шул нигезне салучылар Күңгәр мәктәбе укытучылары булганга мин бик горурланам!
Ә хәзер йомгаклап, барысы өчен дә СЕЗГӘ, укытучылар, зур рәхмәт әйтәсем килә.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: