Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җанны өзә кыңгырау чыңы

Соңгы кыңгырау чыңы, онлайн гына булса да, мәктәп еллары белән бәйле хәтирәләремне яңартты.

Хәлимә Закирова, Олы Мәңгәр авылы
Әле кайчан гына без – Җилгелдедәге яшь­тәш­ләрем Ясминур һәм Ис­мәгыйль белән авыл мәк­тәбенең беренче сыйныфына укырга кердек. Беренче укытучыбыз – Кәшифә апабыз безне хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтте. Икенче сыйныфка – Дусым авылына  җитәкләшеп  укырга төшкән дә истә. Мәсхүдә апа Сәфәргалиева укыткан ул еллар  һәрчак күңел түрендә. Күәм төп мәктәбенең бишенче сыйныфына укырга килгәндә без инде җидәү булдык – Дусымнар белән бергәләп йөрдек. Ләлә апа, Эльмира апа – хәзер дә бик якын алар.
Еллар, еллар... Ничек сизелми дә чәчләргә бәс сардыгыз соң сез? Чәчләр генә агарып калмаган шул... Сафларыбыз да сирәгәйгән. 22 сыйныфташыбызның да бик күбесе инде арабызда юк.
Җырлый- җырлый узган ике арадагы ул юлларның һәр адымы, һәр чакрымы таныш безгә. Ә нинди заманнар булган – әти- әниләр курыкмый шул юлларга чыгарып та җибәргән. Газиз кешеләребезнең догалары саклап йөрткән безне, күрәсең...
Ак канатлы ак алъяпкычлардан мәктәп белән хушлашкан мизгелләр дә гел күз алдында. Колакта – “Саубуллашу җыры”:
Яшьләр килә күздән,
аерылабыз тиздән –
Бу аерылу, бәлки, гомергә...
Күәм мәктәбен тәмамлаганга да 50 ел узып киткән. Безне укыткан укытучыларның  күбесе бакыйлыкка күчкән инде. Бу язмам аларның һәм бакыйлыкка күчкән барлык сыйныйфташларым рухына үзенә бер дога булып барсын иде. Илле еллык уңаеннан очрашулар булыр дип өметләнеп йөргән идек – таҗвирус бу мөмкинлектән мәхрүм итте. Әмма өметләрне өзмик - сәламәтлектән аермасын, булыр анысы да, Алла боерса. Күәм урта мәктәбе коллективына да эшләрендә зур уңышлар юлдаш булсын дип телисем килә. Районыбызның гына түгел, илебезнең төрле почмакларында яшәсәк тә – бу мәктәп безнең өчен бик якын һәм кадерле. Бер мәктәптә дә кыңгырау чыңы тынмасын, онлайн да булмасын – туган мәктәпкә гимн булып һәрчак яңгырасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев