«Апай, гафу, әбигә банка салам»
Саимә Сабирова, Күлле Киме авылы
Ерактан торып белем алу (дистанцион белем алу) тарихы унтугызынчы гасыр башына килеп тоташа.
Аның тарихы 1836 елда Лондон университетында башлана. Монда мәктәп укучыларын имтиханга әзерләү өчен курслар ачыла. Бу уку йортына йөрмичә генә кыска гына вакыт эчендә ниндидер фән буенча өстәмә белем алу курслары була. Шуннан бирле мондый төр укыту үзенең актуальлелеген саклый һәм бүгенге көнгә кадәр үз-үзен аклаган белем алуның бер юнәлеше булып тора.
Белгәнегезчә, быел мәктәп укучылары өчен дүртенче чирек менә шул гадәти булмаган формада башланып китте: өйдән чыкмый гына, дистанцион укыдык. Моның турында язмам булды, бүген
дистантка күчүнең кайбер игътибарга лаек мисалларына күчәсем килә. Уку чорында кызык мизгелләр дә аз булмады. Зумда эшләгәндә, укучыларга конференциянең идентификаторы, паролен җибәрәсең дә, аларның расписание нигезендә дәрескә керүләрен көтәсең. Менә шунда башлана инде сабырлыгы җитмәгән “бишләрнең” репликалары: “Начинайте, апай”. “Апай, у меня компьютер отключился сейчас обратно зайду”. “Меня выкинуло”. (Язмаларда орфография һәм пунктуация сакланган). Җәелебрәк китсәң дә кисәтү: “Апай, у нас урок должен был закончиться к 11.00”. Дәрескә чит-ят керсә дә, хәзер кызу гына ватсапта сөйләшеп алалар: “Меня это напрягает”, – ди берсе. Икенчесе: “Я чуть-чуть боялся”. “Это ранадан?” (ронодан) – кызыксына өченчесе. Җавап көттерми: “Откуда еще!” Интернет эшләмәсә дә кайгыру: “Я не могу зайти, что мне делать?” Ләкин укучы барыбер дәрестә булу юлын эзли: ”Апай, у меня микрофон не работает, честное слово, но я Вас слышу”. Кат-кат кабатлыйлар ишетүләре һәм күрүләре турында. Мин бик канәгать укучыларымның шулай диалог алып баруларыннан. Аларның проблемалары бик күп һәм алар ачыктан-ачык шуның белән уртаклашалар: ”Компьютер глючит чуть-чуть”. “Я не понимаю 8 задание по теме “Глагол” в проверочной работе”. Минем гаджетларның эше дә аларның игътибар үзәгендә: “Апай, у Вас плохое соединение с интернетом”. Ләкин әле укытучы белән генә сөйләшә торган сүзләр дә бар. Анысын, яшьләрчә әйткәндә, ”в личку” җибәрәләр: ”Простите, что запоздало, я бабушке банки ставил”. Ничек итеп шушы баланы – нишләп дәрескә кермәдең, – дип сүгәсең? Аны мактап, күңелен күтәреп җибәрәсең, чөнки ул кечкенә булса да чын ир-ат! Шулай инде ул, халык тикмәгә генә: ”Баш егерме яшьтә дә баш, яшь кырык яшьтә дә яшь”, – дип әйтмәгән. Кайберәүләр җитди мәсьәләләрне җиңеп чыгарга иртә өйрәнәләр, иртә мөстәкыйль булалар.
Укучы яза: ”Я не успею контрольную работу вовремя сделать, так как к нам в дом шершень залетел, и мы минут 20 пытались выманить его из дома”. Бу сәбәп. Сәбәпсез дип әйтеп булмый бит. Дистантта гына була ала мондый вакыйга. Дәрес арасында, тәнәфестә, мәктәптә, баланың ятып йоклаганын күрә аласызмы? Юк, әлбәттә. Ә менә дистантта була. Бер классның укучысы “личкага” яза: “Здравствуйте, апай, извините, пожалуйста, я проспал. Я зашел с улицы и хотел телевизор посмотреть, чтобы прошел перемена и уснул. Больше не повторится”.
Укучы хәл итә алмаслык проблемалар да калкып чыкты вакыт-вакыт: ”А как по литературе я напишу сочинение, если никто не участвовал на войне из моей семьи”. Хаталар өстендә дә эш алып бардык. Ничә тапкыр төзәтсәм дә, укучым өй эшен “я зделал” дип җавап кайтарды. Һәрбер эшнең уңай һәм тискәре ягы булган кебек дистантта да алар юк түгел. Уңай яктан мин түбәндәгеләрне әйтеп үтәр идем.
Гаилә баланы теләсә кайсы җирдә укыта ала. Укучыларның һәм укытучыларның күбесе дистанцион укыту өчен барлык кирәкле техник җайланмалар белән тәэмин ителгән. Укытучылар иң уңайлы интернет-ресурслардан сайлап алу мөмкинлегенә ия. Мәктәптә онлайн форматта дәрес алып бару мөмкин түгел. Журнал тутыру да мәктәптә кыенлыклар тудыра. Ә монда тиз арада дәрескә кирәк булган әллә ничә сайтны, платформаны ачып куясың. Алдан алып куюның кирәге юк. Дистантта ачык, матур демонстрацион материал сайлап алу, видео- һәм аудиоконтент куллану – барысы интернет мөмкинлекләре, алар игътибарны саклап калуга гына түгел, клип фикерләүне үстерүгә дә ярдәм итә. Мондый шартларда ата-аналар балалар белән бергә уку процессында катнаша ала. Алар анда актив катнаштылар дип әйтергә була. Тискәре яктан – дистанцион укыту тәҗрибәсе җитәрлек булмау сәбәпле, дәресне оештыруга күп вакыт сарыф итәргә туры килә. Материалның күләме һәм онлайн-дәреснең сыйфаты класста үткәрелгән гадәти дәрескә караганда кимрәк. Аралашу юк, җанлы диалоглар үзгә. Күңелемдә бер сюжет яши. Башлангыч класс укучысы еламсырап такмаклый: ”Я бы не говорил, что не хочу идти в школу, соскучился по школе. Вы только не болейте, пожалуйста. Я очень хочу в школу (плачет). ... Вот школа начнется, я с улыбкой пойду. С маршом хоть как! Хоть вприпрыжку, вот так пойду! И буду с улыбкой смеяться и обнимать всех учителей...” Мин дә укучыларсыз шундый ук хисләр кичерәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев