Әтнә укучылары  призер булдылар
Мәгариф

Әтнә укучылары призер булдылар

Республика олимпиадалары дәвам итә.

Район мәгариф бүлегеннән алган мәгълүматларга күз салсак, Казанда узган “Олимпка юл” Республика олимпиадасының инглиз теленнән йомгаклау этабында Олы Әтнә урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Раяз Сәгъдиев, шулай ук химия фәненнән 8 сыйныф укучысы Динә Зәйнуллина, 9 сыйныф укучысы Ильяр Гарипов, 11 сыйныф укучысы Әдилә Мөхәмәтҗанова призерлар  булдылар.

Алар да Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары.


Нет комментариев