Балалар чәчәк орлыклары утырттылар
Бүгенге көндә балаларыбызга экологик тәрбия бирү бик кирәкле һәм мөһим масьәлә булып тора.
Шул уңайдан Олы Әтнә балалар бакчасына йөрүче мәктәпкә хәзерлек төркеме (2) балалары тәрәзә төбендә үстерү өчен суган һәм чәчәк орлыклары утырттылар. Башта утырту өчен савытлар әзерләделәр, балчык тутырдылар, аннан үсемлекләрне утыртып су сиптеләр. Кышын тәрәзә төбендә үсемлекләр үсешен күзәтү бик кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль. Аларның ничек үсүен күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, фикерләү сәләтен үстерә, иң гүзәл хисләр тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев