Балалар көзге табигаткә сокландылар
Көз - искиткеч ел фасылы.
Җәйге эсселек артта калды. Көзге табигать кешеләрне салкынча һавасы белән сафландыра. Тирә-юньдә барысы да үзгәрә һәм искиткеч буяулар белән куандыра. Агач яфраклары төрле төсләр белән чуарланды. Бераз гына яңгырлар явып үткәли, урманда аяк астында алтын яфраклар шыгырдый, агачларда яфраклар акрынлап кими.Алар җирне төрле төстәге келәм белән каплыйлар. Олы Әтнә балалар бакчасына йөрүче 2 кечкенәләр 2 төркеме балалары көз билгеләре белән таныштылар, табигатьне сакларга кирәклегенә төшенделәр. Алар көзгә багышлап матур җыр җырладылар, тирә- якка яуган яфракларны җыйдылар. Балалар көзге табигаткә сокландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев