Бар да ал да гөлме?
Күәм урта мәктәбенең бүгенге яшәеше белән таныштык. Бар да яхшы гына бармый, монда да проблемалар бар
Урта мәктәп 2019/2020нче уку елын 107 укучы бала белән дәвам итә.
Демография
Бар иде бит заманнар – 1986 елны мәктәпнең унынчы, чыгарылыш сыйныфын тәмамлаганда, биредә 250 укучы белем ала иде. Ә хәзер Түбән Көек һәм Күлле Киме мәктәпләренең югары сыйныфларын да кушып, барысы 107 бала укый. Хәер, мәктәп директоры Хәмит Хәкимҗанов быел алардан бер генә укучының да Күәмгә килмәвен әйтеп шаккатырды. Әле ул 107нең 35е башка авыллардан – Әйшияз, Каенсар һәм Дусымнан килеп укый. “Яшьләр авылда калмый, шуңа кеше аз”, – дип зарланабыз. Туучылар бик аз хәзер, демографик хәл шуңа күрә бик катлаулы.
Уңышлар
Ә уңышлары аз түгел уку йортының. Быелгы фән олимпиадаларында район буенча 18 призлы урын яулаганнар, VIII сыйныф укучысы Гали Хафизов республикакүләм “Путь к Олимпу” бәйгесендә химия һәм математика фәннәреннән призер булып танылган. Директор урынбасары Ләйсән Ганиева: “Мәктәптә өлгереш – 100 %, ә сыйфат, ягъни, “4”, “5” билгеләренә генә укучылар 58 % тәшкил итә”, – диде. Күптән түгел ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Эрудит” бәйгесендә катнашып, 2 урын алып кайтканнар. Спорт өлкәсендә дә ирешкән уңышлары җитди. Аеруча, хоккей, волейбол өстенлекле санала.
“Перекличка” һәм телефон зыяны
Мәктәптә “Ачык ишекләр көне” уздырганнар. Ата-аналар аны бик үз иткәннәр, дәресләрне караганнар, туклану буенча фикерләр җиткергәннәр. Ә менә телефон буенча аерым фикерләшкәннәр. Телефонның балага зыяны турындагы мәгълүматларны ихлас тыңлаганнар – кыскасы, әти-әни өчен төп проблемаларның берсенә әйләнгән ул. Күәм мәктәбендә укучыдагы телефонга каршы көрәшне, әнә шулай итеп, әти-әнигә дә йөкләгәннәр. Югыйсә, ул бары мәктәп эше дигән стереотип яши. Ә бит дөреслектә дә, телефонның балага булган начар йогынтысы өчен, беренче чиратта, әти-әни кайгырырга тиеш. Без килгәндә тәнәфес вакыты һәм мәктәп директоры укытучылар белән чираттан тыш җыелыш уздыра иде. “Дәрескә зыян китермичә генә, менә шундый “перекличка”лар үткәреп алабыз”, – ди Хәмит Хәкимҗанов. ОРВИ, язгы инфекцияләр, шул исәптән коронавирус белән бәйле булды ул. Укучыларны көн саен тикшереп торырга чакырды ул; йөткермиләрме, температуралары юкмы? Бүлмәләрне җилләтеп, ишек тоткаларын дымлы чүпрәк белән еш сөртеп торырга киңәш итте.
Бөек даталар күз уңында
Мәктәптә тәрбия чаралары еш уза. Бөек Җиңүгә – 75, ТАССРга – 100 һәм Әтнә районы кабат оешуга 30 ел булу уңаеннан истәлекле очрашулар булып тора. Мәктәптә Самат Шакир музееннан тыш, “Туган якны өйрәнү” почмагы да эшләп килә. Күргәзмәләр дә еш оештырыла.
Көндәлек мәшәкать
Бар да ал да гөл икән диярсез. Дөрестән дә, зур проблемалары юк. Вак-төякләре вакытында хәл ителеп бара. Әйтик, күз уңындагысы – барлык мәктәпләрдәгечә, кадрлар кытлыгы. Дөресрәге, читтән килеп укытучылар бар. Аңлавымча, моны хәл итү өстендә эш бара: тиздән ике студент институтны тәмамлап эшкә кайтыр дип көтәләр. Күзгә чалынган тагын бер кыенлык бар дип саныйм – анысы укыту процессы белән бәйле дияргә була. Мәктәптә татарча укыталар, ә ВПР, ОГЭ, БДИларны рус телендә бирәләр. Белем белән генә ерак китә алмыйсың, терминнарны да төгәл белергә кирәк. Кыскасы, телне юньләп белмәсәң, белгәнеңне дә әйтеп булмый. Шуңа күрә, бу имтиханнарга әзерлек җитди монда. Һәркөнне график нигезендә консультацияләр бара.
Кыскасы, көндәлек мәшәкать эчендә кайный Күәм мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев