Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бар да тырыш, уңган булган

Олы Әтнә урта мәктәбенең IX сыйныфын 34 бала тәмамлады.

Кичә, 30 июнь көнне аларга тантаналы шартларда аттестатлар тапшырдылар.

Куанган, янәшәдә үк моңсу, хәтта югалып калган йөз ләрне күреп үк укучы балаларның халәтен, эчке ки черешләрен аңларга була иде. Һәрберебез белә: әллә БДИ, әллә инде техни кум-көллиятләрдә биргән белемнең нык булуы һәм анда алган эшче һөнәр ләрнең дәрәҗәсе үсү сәбәп ле, мәктәпнең югары сыйныфларында укырга калучылар соңгы елларда сизелерлек кимеде.

 Әлеге 34 баланың да киләчәген төгәл әйтеп булмый.

 Сораштыруларга караганда, зур күпчелек мәктәп стеналарыннан аерылып, зур тормыш дәрьясына аяк басарга тели. Уңышлы булсын инде... Шул сәбәплеме, IX сыйныфны тәмамлауны зурлап уздыралар хәзер.

Ә Олы Әтнә урта мәктәбендәге чараәлеге 34 бала чыгышы белән башланды: җыр-бию, шигырь... хәт та вальс башкардылар. Соңрак ул директор Гөлия Мөхәммәтшинаның  сүзләре белән дәвам итте. күңелле мизгел – аттестат, диплом, грамоталар, Рәхмәт сүзләре тапшыру белән ялганды. Тырышлык алтынга тиң, диләр бит. Ихлас тырышып укыган 3 бала “кызыл” аттестатка лаек булдылар. Хәер, чыгыш ясаган укытучылар сүзенә караганда, биредә барда тырышлар, уңган-булганнар, һәркайсы кайсыдыр өлкәдә әйдәп баручы. Киләчәктә дә шушы сыйфат ларын югалтмыйча яшәр гә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев