Бар дөньяны балкыткан якты нур
Шиһабетдин Мәрҗанигә Казан артының күгендә аткан йолдыз, Нурын сибә ил өстенә бер туктаусыз. Мәгърифәтнең киң кырына юлым тотсам, Милләтемнең борыңгысын белер булсам, Шиһабетдин йолдызлыгыннан мин эзлим, Күпме белем бирә миңа һәрбер сүзең. Әгәр керсәм мәчетеңә мин Казанда Диварларың ис китәрлек – һаман яңа! Шиһабетдин нуры яктырта аларны, Диварларны гына түгел, бар Казанны. Ауропаның илләре дә сине белгән, Күп җирләрдә китапларың дөнья күргән. Туган ягың – Комыргуҗада бар мәктәбең, Оныкларың белем ала анда бүген. Вилдан Мәхмүт, Олы Мәңгәр авылы
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни- гамәли конференциясе җиденче тапкыр фән һәм әдәбият сөючеләрне үзенә җыйды. Гадәттәгечә, ул мәшһүр якташыбыз исемен йөрткән Комыргуҗа урта мәктәбендә узды.
Конференцияне оештыручылар – Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы, Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Бөтендөнья татар конгрессы, Әтнә районы башкарма комитеты, район мәгариф бүлеге, Комыргуҗа урта мәктәбе, Шиһабетдин Мәрҗани музее. Быелгы конференция Бөек Җиңүнең 100 еллыгы, ТАССР оешуына – 100 ел һәм Халыкара туган телләр көненә багышлап үткәрелде.
Билгеле булганча, әлеге конференциянең төп максаты – укучыларны эзләнү эшләренә тарту, укытучыларны фәнни эшчәнлеккә җәлеп итү. Укучыларны күренекле галим, мәгърифәтче, тарихчы, фәлсәфәче Шиһабетдин Мәрҗанинең иҗади мирасы белән таныштыру, галимнең күпкырлы иҗади мирасын өйрәнүгә көч керткән галимнәрнең эшчәнлеге белән танышу, шул хезмәтләрне өйрәнү, укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү, милләтпәрвәрлек хисен күтәрү, сәләтле балаларны ачыклау – конференцияне оештыручылар үз алдына әнә шундый бурычлар куйды.
Шунысын да әйтергә кирәк, конференциядә катнашу өчен, республиканың төрле почмакларыннан барлыгы 89 эш кабул ителгән. Шулар арасында иң-иңнәре сайланып алынып, конференция барышында 59 укучы чыгыш ясады. Барлыгы алты секциядә эш алып барылды. Алар арасында – “Мәрҗани безнең таңыбызның Чулпаныдыр”, “Бөек Ватан сугышы сәхифәләре”, “Солдат хатлары”, “Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ хатын- кызлар”, “ТАССРның 100 еллык юбилее”, “Халкым өчен мәңге кирәк Туган телем” кебекләре бар иде. Укытучылар “Белем һәм тәрбия бирү процессында укучыларда милләтпәрвәрлек хисен тәрбияләүгә юнәлдерелгән эш алымнары куллану тәҗрибәсе” секциясендә эш алып барды.
Конференция кунаклары арасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы консультанты Лилия Сәхбиева, Казанның “Апанай” мәчете имам- хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент Рифат Мирхәев, якташыбыз Альберт Шакиров, Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов, Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәрләре, Татар конгрессы вәкилләре һәм башкалар белән беррәттән галимнең үз туганнары да бар иде.
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистларының чыгышы ачылыш тантанасына үзенә бер ямь бирде. Алар бөек галимне һәм аның шәкертләрен гәүдәләндереп, мәгърифәтченең замандашлары арасында ни дәрәҗәдә олы ихтирамга лаек булуын тагын бер кат дәлилләделәр.
Оештыручыларның республикакүләм чарага җитди әзерлек белән килүләре күз алдында иде. Ишек төбеннән үк кунакларны, катнашучыларны милли киемнән укучылар каршы алды, озатып йөрде. Район мәгариф бүлеге белгечләре һәр кунакны теркәп барды. Конференция уңаеннан мәктәптә төрле күргәзмәләр дә оештырылган иде. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре килгән кунакларга районыбызның шигырь язучыларының иҗат җимешләре тупланган “Күңел чыңы” китабын һәм олы юбилейларга махсус багышлап эшләнелгән истәлек магнитлар тәкъдим иттеләр. Республиканың Мөслим, Ютазы кебек ерак районнарыннан килгән, шулай ук күрше Арча, Биектау, Саба районы, Казан шәһәре мәктәпләреннән килүчеләр мәктәптә урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани музеенда булып, андагы экспонатлар белән дә таныштылар.
Конференция – укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә үзенә күрә бер аралашу чарасы да булып тора. Бүген биредә галимнең иҗаты, хезмәтләре белән генә түгел, гомумән, илебез, республикабыз тарихы белән ныклап кызыксынучы яшьләр җыелган. Эзләнү нәтиҗәсендә күпме яңалык, күпме кызыклы фактлар белән очрашалар бит алар. Тәҗрибә күрсәткәнчә, алдагы елларда биредә уңышлы чыгыш ясап, мактауга лаек булган укучылар югалып калмадылар, киләчәкләрен фәнни хезмәт белән бәйләделәр. Безнең максатларыбызның берсе – нәкъ менә шул, – ди конференция эшендә күп еллардан бирле оештыру эшләрнен алып барган Мәктәптән тыш эшләр үзәге белгече Райлә Фәхретдинова.
Һәр секция юнәлешендә чыгыш ясаучылар арасында өч урын билгеләнде. Моннан тыш тагын икешәр укучыга Ш. Мәрҗани исемендәге тарих интститутының һәм татар конгрессының махсус дипломнары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев