Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИ нәтиҗәләре кайчан билгеле була?

Районның мәгариф бүлеге БДИның төп чордагы имтихан материалларын эшкәртү графигын игълан итте. Башкача әйтсәк, БДИ нәтиҗәләренең кайчан билгеле булуы турындагы график бу.

География, әдәбият, информатика һәм ИКТ сынауларын 3 июль көнне уздырдылар. Татарстан Республикасында бу фәннәрдән БДИ нәтиҗәләре 17 июльдән дә соңармыйча рәсми рәвештә игълан ителәчәк.
Рус теленнән 6 июль көнне биргән БДИның рәсми нәтиҗәләре 20 июль көнне билгеле була.
10 июль көнне БДИ биргән профиль дәрәҗәдәге математика фәненең рәсми нәтиҗәсе 24 июльдән соңга калмыйча билгеле була.
Тарих һәм физикадан БДИны 13 июль көнне бирделәр, нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы буенча 27 июль көннән дә соңга калмыйча белеп була.
Җәмгыять белеме һәм химия фәннәреннән БДИ сынавы 16 июльдә булды, Татарстан Республикасы буенча рәсми нәтиҗәләре  30 июльдән соңармыйча игълан ителә.
20 июль көнне биология һәм чит телдән язмача биргән БДИ нәтиҗәсе республикада рәсми рәвештә 2 августтан соңга калмыйча билгеле була.
Рәсми игълан ителүдән бер көн алдан Татарстан Республикасында БДИ нәтиҗәләре расланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев