Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бер ришвәт – ике җинаятьче

“Коррупциягә – юк” дип исемләнгән бәйгегә нәтиҗә ясалды.

Быел 1 сентябрьдан 30 сен­тябрьгә кадәр рес­пуб­ликакүләм коррупциягә кар­шы иҗади бәйгенең муници­паль этабы үтте.
Бәйге дүрт юнәлеш буенча, 1-11 сыйныфлар арасында узды. Бәйгегә барысы 40тан артык эш килде. Бәйгенең шартлары буенча республика этабына рәсем, сочинение, татар телендә эссе юнәлешләре буенча муниципаль этапта 1, 2 урыннар алган укучыларның эшләре җибәрелде.
Шунысы игътибарга лаек, бәйгегә җибәрелгән рәсемнәрдә нинди генә шигарьләр юк иде. “Бер ришвәт – ике җинаятьче”, “Дөрес яшәргә кирәк”, “Дөньяны ришвәтсез генә төзибез”, “Безнең хезмәт – ришвәтсез”  дип исемләнгәннәре аеруча игътибарга лаек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев