Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бердәм Дәүләт имтихан- нары башлана

Мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел районыбызның урта мәктәпләрен 45 укучы тәмамлый.

Билгеле булганча, Бердәм дәүләт имтиханнарын алар арасыннан бары тик югары уку йортларына керүчеләр генә тапшырачак. Ә имтиханнар 3 июль көнне башланып китә. Бу көнне укучылар аны география һәм рус әдәбиятыннан тапшыра.
Сүз уңаеннан, алдагы елларда бу фәннәрдән имтиханны укучылар Арчага барып тапшыра иде. Быел исә үзебездә генә булачаклар.
Имтиханнар тапшыру көн­нәре түбәндәгечә: 6 июльдә – рус теле, 10 июльдә – математиканың профиль өлеше, 13е – тарих һәм физика, 16е – җәмгыять белеме, химия, 20 июль – биология һәм инглиз теле язмача. 22 июль көнне инглиз телен телдән бирүчеләр аны Арчага барып тапшырыр дип көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев