Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әдәбияттан Олы Әтнә мәктәбе укучысы 97 балл җыйган

География, әдәбият, информатика һәм ИКТ буенча БДИның төп чорындагы имтиханнарның беренче нәтиҗәләре билгеле.

Район буенча әдәбияттан уртача балл 87 булса, Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Гүзәл Фидаева 97 балл җыйган. Афәрин. Географиядән имтихан тапшырган укучы 62 балл туплый алган. Булдырганнар, афәрин.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның нәтиҗәләренә башлангыч анализ ясады.

2020 елда география буенча дәүләт имтиханында 189 кеше катнашты, шуларның 49ы 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйды. Өч чыгарылыш сыйныф укучысы максималь баллга эш яздылар. 

Әдәбият буенча имтиханны Татарстанның 879 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. 29 бала, башлангыч мәгълүматларга караганда, 100 балл җыйган, ә 240 кеше үз эшләре өчен 80 һәм аннан да күбрәк балл алган. Минималь бусаганы унберенче сыйныфта укучы алты укучы уза алмады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев