Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Без бакча буйлап йөрдек»

Көзен җәяү йөреп табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп була.

Олы Әтнә балалар бакчасында Рус теле​ ​ эшчәнлеге мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ​ белән «Без бакча буйлап йөрдек» дигән темага уен - сәяхәт рәвешендә узды.​ Балалар табигатьтә көзге үзгәрешләрне ачык күрделәр, мәсәлән, яфрак яңгыры. Нинди агачлардан яфраклар элегрәк, ә кайсыларыннан соңрак коелыуна игътибар иттеләр. Көзнең ни өчен «алтын»дип аталуын белдек. Сәяхәт балалар бакчасы территориясендә үткәрелүгә карамастан, биредә дә бик күп кызыклы нәрсәләр күрергә мөмкин: чәчәк түтәлләре, яшел чыршы, өлгергән һәм сусыл алма һәм башка бик күп нәрсәләр бар. Балалар бакчасы буйлап йөрү балаларны дулкынландырды, шатлык хисләре тудырды, гаҗәпләндерде. Тере табигать белән аралашу балага иң матур рәсем китабына караудан да яхшырак күзаллау ​ бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев