Әтнә таңы

Безнекеләр – “призер”лар

Казанның “Дуслык”

сәламәтләндерү-ял итү комплексында мәктәп укучылары арасындагы “Путь к олимпу” исеме астында узучы олимпиада дәвам итә. Безнең укучылар быел да уңышлы чыгыш ясыйлар. Физикадан үткән бәйгедә Олы Әтнә урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Гөлфия Гафиева призер булып танылды. Химиядән узганында да өч укучыбыз призер булды. Болар – Олы Әтнә урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы Сәйдәш Мөхәммәтгалиев, Бәрәскә урта мәктәбенең XI сыйныфында укучы Алинә Гыйлаҗева, Күәм урта мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Гали Хафизов. Афәрин, укучылар!

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: