Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Буыннан-буынга күчкән һөнәр

1 сентябрь якынлаша. Укытучылар һәм укучылар өчен дә, әти- әниләр өчен дә дулкынландыргыч мизгелләр белән бәйле Белем көненә санаулы көннәр калып бара.

Мәктәп... Кемнәрне генә кабул итмәгән дә, кемнәрне генә үз ишекләреннән олы тормыш юлына очырмаган ул. Кадерле, изге урын дисәм дә, ялгышмам. Мәктәп диюгә күз алдына укыткан укытучылар, мәктәп белән бәйле кызыклы истәлекләр килеп баса. Хәтирәләр яңара. Әнә шундый искә алырлык мизгелләрен уйлап, үземнең дә куанып куйган чакларым күп. Мәртәбәле, тирән белемле, киң күңелле укытучылары белән дан тоткан Олы Мәңгәр мәктәбе укучысы булуым – үзенә бер горурлык.
Гомерен Бәрәзә мәк­тәбенә багышла­ган Зәлфирә апа Хәй­рул­ли­наны да укытучылыкка шул мәктәпнең асыл затларыннан берсе – Асия апа Бакирова “димли”. Күлле Киме авылында туып, балачак һәм яшьлек елларын Олы Мәңгәрдә уздырган Зәлфирә апа унынчы сыйныфны тә­мамлагач, педагогия инс­титуты­на укырга керергә тели. Әмма, ярты баллдан калып, авылга кире кайта. Әнә шул чакта Асия апа кызга акыллы киңәшен бирә дә инде. Шулай булмый ни, танылган укытучылар – Зәйтүнә һәм Рәхимҗан Фәйзрахмановларның кы­зы була бит ул. Рә­хим­җан абый Чембулат авы­лында туып, сугышка кадәр районыбызның Тө­рекләр, Шашы, Күңгәр мәктәпләрендә математика укыта. 1941 елда сугышка алына һәм 1944 елда авыр яраланып, ту­ган якларга кайта. Каты яралардан аякка баскан егетне Ары мәктәбенә җибәрәләр. Зәйтүнә исемле чибәр укытучы кыз белән әнә шунда танышалар алар.
Зәйтүнә апа исә Олы Мәңгәр кызы. Хезмәт юлын Комыргуҗа мәк­тәбендә башлап җибәрә, аннан соң Ары мәктәбенә кү­черелә. Гаилә корып яши башлагач Рә­химҗан абыйны Күңгәр мәктәбенә директор итеп куялар. Бу – 1950 ел була. 1952 дә – Күлле Кимегә, биредә Рәхимҗан абый математика укыта. Һәм ниһаять, 1955 елда алар Олы Мәңгәргә кайтып төпләнәләр.

Укытучы ул – һөнәр генә түгел шул, иң беренче чиратта укытучы булып туарга кирәк.
Асия апа да кыз­ның педагогик мөм­кин­лекләрен үтәли кү­рә. Бәрәзә мәктәбенә Зәл­фирә апаны әтисе Рәхимҗан алып килә. Күп тә үтми, кыз читтән торып Казан педагогия институтының математика факультетына укырга керә.
Гомерлек ярын да шу­шы авылда таба Зәлфирә апа. Үзе әйтмешли, Шамил абыйны кичке мәк­тәптә, аннары техникумда укытып чыгара. Тор­мышларын ямьләп өч балалары туа.
Тормышында нинди генә эшләрне башкарырыга туры килми Зәлфирә апага. Ул укытучы да, пионервожатый да, мәктәп директоры да, авыл советы рәисе дә булган кеше. Кайда гына  эшләмәсен, үзен тырыш, белемле, чын оештыручы итеп таныта ул. Шуның белән авылдашлары арасында ихтирам һәм хөрмәт казана. Ә аның өчен иң кадерлесе – элекке укучыларының ихлас рәхмәт сүзләре.
Зәйтүнә апа белән Рә­хим­җан абыйның, әни­ләре Зәлфирә апа­ның хезмәт юлын бү­генге көндә аның балалары – Рамил белән Рамилә дәвам итә. Рамил Хәйруллин – физкультура һәм ТИН укытучысы, бүгенге көндә Бәрәзә мәктәбен җитәкли. Рамилә исә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Кайнана туфрагыннан булган Ләйсәния киленнәре – география һәм технология укытучысы. Хәйруллиннарның тагын бер кызлары – Алсу исә тормышын әтисе кебек авыл хуҗалыгына багышлаган, сыер савучы булып эшли.
Тугыз оныкка дәү әни- дәү әти булган Зәлфирә апа белән Шамил абый бүген икесе дә лаеклы ялда. Зәлфирә апаның педагогик стажы 37 ел булса, Шамил абый 45 ел гомерен колхоз эшенә багышлаган кеше. Икесе дә бик позитив, ачык күңелле, кешелекле булган бу парның укытучы һөнәрен үзләренә юлдаш итеп сайлаган балалары да  авыл халкы арасында хөрмәт казанып өлгергән инде. Ә минем иманым камил, аларның юлын киләчәктә дәвам итүчеләр булачак әле бу гаиләдә. Шулай гына була күрсен. Кайчандыр, моннан бик күп еллар элек Зәйтүнә апа белән Рәхимҗан абый сайлаган һөнәр алар гаиләсенең тормыш маягы. Сүнмәсен ул, һаман яктыртсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев