Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Данир – бәйге җиңүчесе

Зилә Шәфигуллина, Олы Әтнә балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе

«Тел ачкычлары» төбәкара бәйгедә катнашып кайтканнан соң чын бәйрәм хисләренә күмелеп йөрибез әле дә. Бик эчтәлекле, мавыктыргыч, тәрбияви чара булды.
Әлеге бәйге мәктәпкә­чә яшьтәге балаларның тарихи-мәдәни кызыксынуларын арттыру аша татар телен, халык мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан инде бишенче ел рәттән үткәрелә. Ә быелгысы Халыкара Туган тел көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланып уздырылды. Мондый дәрәҗәдәге бәйгегә катнашу һәм баланы тиешенчә барлык тәлапләргә туры килерлек итеп әзерләү тәрбиячеләргә дә, оештыручыларга да бик зур җаваплылык өстәде.
Конкурс 2 этапта үтте. Беренче, сайлап алу этабында мәк­тәп­кәчә яшьтәге бала үзен, үз гаиләсен, мән­фә­гатьләрен, мавыгу­ларын, Татарстан Рес­публикасының та­рихи-мәдәни мирасы аша күзаллаган «визит карточкасы» – видеоматериал тапшырырга тиеш иде. Безнең зурлар төр­кемендә тәрбияләнүче 5 яшьлек Мөхәмәтҗанов Данир белән әзерләнгән “визит карточкабыз” беренче этапның барлык тәлапләренә турып килеп, Әтнәбезнең тарихын, мәдәниятен бар яклап ачып бирде һәм безне, 85 катнашучы арасыннан ин яхшы дип табып, бәйгенең икенче – очный этабына  сайлап алдылар!
Икенче этапның беренче турында, җирәбә рәвешендә Татарстанның 15 шәһәренең берсен бала тәкъдим итәргә тиеш иде. Безгә Яшел Үзән шәһәре эләкте. Яшел Үзәнгә барып үзләренең шәһәрләре турында сөйләү бала өчен дә, безнең өчен дә бик зур җаваплылык таләп итте. Шәһәрнең үз халкы да белеп бетермәгән күренекле урыннары, бөек шәхесләре, сәнәгать оешмалары, ял итү, сәламәтләндерү үзәкләре һәм башка бик күп кызыклы мәгълүматлар әзерләп килеп, Данирыбыз шуны түкми-чәчми матур итеп тамашачыга җиткерде!
Икенче этапның икенче туры – “Татарстан Республикасының кү­ренекле шәхесләре” дип аталган викторина иде. Анда һәр бала Татарстанда туып үсеп зур үр­ләр яулаган 15 шәхесне фоторәсеменнән танып,  аның нинди өлкәдә танылуы турында тулы мәгълүмат бирделәр. Өченче турда исә – ТАССРның 100 еллыгына багышланган иҗади номер әзерләп килергә кирәк иде. Безнең Данирыбыз да Нәби Дәүлинең “Татарстан – минем рес­публикам!” шигырен югары дәрәҗәдә башкарып, жюри әгъзаларын гына түгел, барлык катнашучыларны шаккатырды. 5 яшьлек баланың шушындый патриотик рухта язылган әсәрне һәр күзәнәге аша үткәреп, мәгънәсен аңлап тамашачыга җиткерә алуы,  ана телендә  саф, чиста,  сөйләшүе бар кешенең игътибарын үзенә җәлеп итте. Әтнәбезнең данын яклап, бәйгенең барлык турларын югары дәрәҗәдә үтеп, үзенчәлекле, талантлы, туган иленең чын патриоты икәнен раслатып, “Иң чая татар егете” номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнеп кайтты. Афәрин Данирыбызга!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев