Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дистанцион формада укуның беренче кыенлыклары

Беренчедән алып 11нчегә кадәр барлык сыйныфлар, уку программасында кабул ителгәнчә, дистанцион формада укуны дәвам итәчәк. Укучылар һәм педагоглар төрле электрон платформалар кулланачак, - дип хәбәр иткән идек.

Интернетның бүгенге үз-үзеңне изоляцияләү шартларында ни рәвешле эшләвен беләбез, акрынайган  вакытлары да, эшләмәгән чагы да бар. Мондый шартларда дистанцион формада укуның кыенлыклары да булмый калмас. Бармы алар, менә шул хакта район Мәгариф бүлеге белгечләре белән сөйләшеп алдык.

- Ике дәрес уздырдык. Баштарак кыенлыклар булмады, соңрак бар да читтән торып укыткач,  порталларга керү авырлашты. Әти-әниләр укытучылар белән 15 минут кына аралашуны аз дип тә әйтәләр. САНПиН таләпләре буенча укытучылар шуннан да артык аралаша алмый. Тик әле бу укытучы белән индивидуаль сөйләшүләр тыела дигән сүз түгел. Үзегезнең укытучыгыз белән аралаша аласыз. Укытучылар сезнең белән аралашмаса, дистанцион укытуга кагылышлы сорауларыгыз булса,  район мәгариф бүлеге мөдире Ленар Тәлгать улы Гариповка 2-10-60  телефоны белән шалтырата аласыз. Электрон почтага  zakgul@yandex  язарга мөмкин. Үзебез дә мәктәпләр белән менә шушы сәбәпләрне ачыклап утырабыз, - диде Мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Марс кызы Закирова.

Укытучылар  "Ссылкалары эшли. ZOOM аша элемтәгә чыктык. 35 минут дәрес саен 15 минут тәнәфес", - дип ачыклык керттеләр.

Раил Зарипов фотосында  - Олы Әтнә мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев