Дистанцион уку укучыга ничек тәэсир итә?
Күңгәр авыл җирлеге башлыгы һәм авыл имамы белән бергә әнә шул сорауга җавап эзләдек.
Күпчелек хәбәрдардыр инде, дистанцион уку турында Россия Федерациясенең Федерация Советы җитәкчесе Валентина Матвиенко да, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та катгый фикерләрен белдерделәр.
Әйтик, Федераль Җыелышның югары палатасы спикеры: “Дистанцион уку моннан соң гадәттән тыш хәлләр вакытында резерв буларак, вакытлыча гына кулланылмас. Аның уңай яклары да күп”, – дип ассызыклады.
Ә менә озак еллар дәвамында Күңгәр мәктәбе директоры вазифасын башкарган Рубис хәзрәтнең фикере үзенчәлекле:
– Балаларның аралашу сәләте калмас дип борчылам. Үзегез күз алдына китерегез – әгәр укытучы белән укучы арасында “тере аралашу” булмаса, бу баланың әхлакый үсешенә бик зур зыян салачак, – дип саный.
Шунда ук күп еллар элек үк Германия Федератив Республикасында дистанцион укытуны кире кагуларын искә алды. Анда бу проблема белән күптән очрашканнар инде. Әмма аны дәлилле рәвештә кире какканнар.
Чыннан да, күпләрнең “Дистанцион уку “БДИ” нәтиҗәләрендә чагылыш тапмаячак”, диюенә карамастан, балаларның үзара аралашуын хәйран ук чикләячәк ул. Монысы мәсьәләнең бер ягы. Моннан тыш, Россиякүләм авылларда интернет мөмкинлеге дә, балаларның компьютер белән тәэмин ителеше дә югары дәрәҗәдә түгел. Киләчәктә “Ана капиталы”н мәктәпкә укырга кергәндә генә бирелә торган технологик җиһазлар белән алыштырсалар гына инде!
Бүгенге көндә дистанцион рәвештә укучы балалар белән дә сөйләштек. Бер уйлаганда, мәктәпкә барасы юк, укытучы контроленнән азат – укучы өчен зур куаныч бит инде бу. Әмма алай түгел икән шул, күпчелек дистанцион укуга тискәре карашта. Аеруча бер укучы баланың:
– Болай уку туйдырды. Һаман өйдә утырасы килми. Мәктәпкә барып иптәшләр белән аралашасы, укытучыларны күрәсе килә, – диюе истә калган.
Ә менә башка бер укучы бала:
– Көн буе компьютер каршында утыру бик рәхәт түгел икән ул, саф һавада иптәшләр белән бергә туп тибәсе дә килә, – дигән фикер белдерде.
Менә монысын аерым темага әйләндереп, киңәйтергә дә була. Олы кешегә дә һәр 15 минут саен күзләрен һәм үзен ял иттереп алырга кушалар. Өстәвенә, компьютер экранына текәлеп утыру 4 сәгатьтән артмаска тиеш. Ә балалар өчен ул норманың тагын да кимрәк булуына иманым камил. Психикага да, күзгә дә нык бәрә ул.
«11 ел дәвамында физкультура һәм технологияне дистанцион укыган бала нинди була икән ул?» – дигән сорауга да җавап табу кыен. ГТО нормативлары бирергә чакыруга әле әллә ни күп вакыт узмады да. Хәзер балаларның ул нормаларны тапшырып чыгуына шик туа.
Ә сез ничек уйлыйсыз, газета укучылар?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев