Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Габделәхәт Хәкимов: ”Республика өчен хезмәт куярга әзер булган шәхесләр тәрбияләү – безнең төп максат”

Район укытучыларының чираттагы август конференциясендә районыбыз башлыгы укытучылар һәм тәрбиячеләр каршында торучы максатларны билгеләп әнә шулай диде.

Узган уку елы  мәктәпкә кагылышы булган һәркем кү­ңелендә үзенчәлекле ел булып истә калыр. Пандемия керткән үзгәрешләр укучылар һәм укытучыларны да, әти-әниләрне дә шик-борчуга салды. Бөтен бер чирекне мәктәпкә аяк та басмыйча, өйдән торып укы әле син. Бу хәлне хәтта авыр сугыш елларын кичергән өлкән буын да хәтерләми. Укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә үзенә бер сынау булды бу. Аллага шөкер, берсе дә сынатмады. Үзгәрешләр каршында куркып калмыйча, булган белемнәрен балаларга планшет – телефоннар аша гадәти дәрес вакытыннан күпкә аз минутлар эчендә өйрәтеп, дәрестән соң да балалар белән тыгыз бәйләнештә торды укытучылар һәм моның өчен алар каршында баш иярлек. Ел нәтиҗәләрен,  ирешелгән уңышлар турында ачыктан-ачык сөйләнелә торган киңәшмәдә дә  бу хакта яктыртылды. Чыннан да, ирешелгәннәр сөенерлек.
Киңәшмә эшендә район башлыгыннан тыш, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов һәм Казан кунагы – республика фән һәм мәгариф министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Ләй­сән Гайфуллина катнашты. Мәктәп укытучылары, күмәк ху­җалык рәисләре, авыл җир­лекләре җитәкчеләре каршында чыгыш ясап, мәгариф бүлеге җитәкчесе укыту-тәрбия бирү процессының нәтиҗәле якларына тукталып узды, ким­челекләргә басым ясады.
Район мәктәпләрендә яңа уку елында 1146 бала белем алачак.                                           Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр саны – 325.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев