Әтнә таңы

Җиңү яулап кайттылар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган"Сәйәр" балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестиваленең йомгаклау этабы Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында узды.

Әлеге бәйгедә Олы Әтнәнең 9-11 сыйныф укучылары җитәкчеләре белән берлектә бик матур әсәрне сәхнәләштереп катнаштылар. Нәтиҗәсе куанычлы: укучыларыбыз әлеге фестивальдә җиңү яулап номинант Дипломы һәм сертификат белән бүләкләнделәр.
Әлеге зур уңышка ирешкән укучылар театр коллективын һәм җитәчеләрен чын күңелдән тәбрик итәбез! Сәнгатькә карата булган мәхәббәтегез беркайчан югалмасын иде

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: