Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Имтихан билгеләре килә башлады

Бүгенге көндә 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаучылар түземсезлек белән имтихан билгеләрен көтәләр. Инде кайбер фәннәрнең нәтиҗәләре дә билгеле булды.

БДИ (ЕГЭ), ТДИ (ОГЭ) буенча математика фәненнән район буенча уртача билге – 3,8. ТДИны 116 укучы, ә ОВЭны 6 бала тапшырган. Татар теленнән ТДИны 23 укучы биргән, район буенча уртача билге – 4,06, инглиз теленнән ике генә укучы ТДИ тапшырган уртача билге – 4,5. Җәмгыять белемен 30 укучы тапшырган, уртача билге – 3,9.

Бердәм Дәүләт Имтиханы буенча рус әдәбияты, химия һәм рус теле буенча нәтиҗәләр билгеле. Рус әдәбиятыннан БДИны бары тик ике укучы гына тапшырган, уртача балл – 60,5. Химия фәнен дүрт укучы биргән, уртача балл – 57,5. Рус теленнән уртача балл – 73.

Иң югары баллар Бәрәскә һәм Күәм мәктәпләрендә 84,5 - 80,25. g Иң югары– 96 балл Күәм урта мәктәбе укучысы Дилә Галиуллинаныкы.

Аннан кала Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары Фирүзә Галимҗанова – 94, Сәйдәш Мөхәммәтгалиев – 91, Әдилә Галимҗанова – 89, Бәрәскә урта мәктәбе укучысы Алинә Сафина – 89, Күәм мәктәбеннән Раил Хәмидуллин, Күңгәр мәктәбеннән Илсур Мортазин – 87шәр балл, Бәрәскәдән Рәсим Нигъмәтуллин белән Күңгәр мәктәбе укучысы Гөлгенә Шиһапова 80шәр балл җыйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев