Әтнә таңы

Җиңүне Күәм урта мәктәбе командасы яулады

16 апрель көнне Олы Әтнә урта мәктәбендә 6-8 сыйныф укучылары өчен чираттагы интеллектуаль уен – Эрудит клуб интеллектуаль бәйгесе үткәрелде.

Реклама

Уенда 12 мәктәптән 48 укучы катнашты. 1 нче урынны кабат Күәм урта мәктәбе командасы яулады. 2 нче урында Олы Мәңгәр төп мәктәбе, 3 нче урында Комыргуҗа урта мәктәбе командалары танылды. Уенның сораулары Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Шунысы куандыра, җиңүчеләр арасында урта мәктәпләр белән беррәттән төп мәктәп командасы да җиңү яулады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: