Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Өҗем мәктәбенә белем күтәрү институтыннан 16 укытучы кайтты

Бүген районыбызның Иске Өҗем төп мәктәбенә башкаладан

Укытучыларның белемнәрен күтәрү институтыннан  16 укытучы  стажировкага  кайтты. 

Аларны мәктәп директоры Рәшит Хисмәтуллин белән мәктәпнең завучы  Миләүшә Хафизова каршы алды.

Укытучылар башлангыч сыйныф укучыларына үткәрелгән дәресләрне карап, аларның  барышыннан канәгать калдылар. 

Дәресләрне математикадан - Сәвия Гайнетдинова, Әдәби укудан -  Дания Халикова, Татар теленнән-  Алия Гайнуллина, Әйләнә - тирә дөнья дәресеннән  Рәмзия Шәрифҗанова үткәрде. 

Белем күтәрүнең программасы: "Башлангыч сыйныф укытучысының методик эш системасы"

Юнәлеше - педагогикага һөнәри әзерлек, башлангыч белем бирү методикасы

Кайткан укытучыларның җитәкчесе- өлкән укытучы Илсөя Сәгъдиева.  

Алар дәресләрдән соң түгәрәк өстәл артында укытуның яңа алымнары турында  фикер алыштылар. Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Илсөя Сәгъдиева алып барды.

Алсу Хөснетдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев