Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кайбер мәктәпләр дистанцион укуга күчкән

Россиянең Свердловск өлкәсендә дистанцион укытуга күчерү очраклары барлыгы билгеле.

.«Коронавирус белән авыручыларны ачыклау сәбәпле, классларны һәм мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү очракларының берничә очрагы Россия Федерациясендә теркәлгән», - дип белдерде РФ мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Без көн саен мониторинг ясыйбыз, исәпкә алып барабыз, шул исәптән балаларның, сыйныфларның, мәктәпләрнең күпмесе белем бирү учреждениесендә инфекция таралу очраклары ачыклану сәбәпле, дистанцион укуга китүен дә. Мондый очраклар, чыннан да, бар. Андый очраклар әлегә берәм-сәрән», - диде Глушко «Комсомольская правда» радиосында.

Ул Свердловск өлкәсендә дистанцион укытуга күчерү очраклары барлыгын әйтте. «Бер мәктәп тулысынча укытуның шундый форматына күчте», - диде. Забайкальск краенда аерым сыйныфларның дистанцион укуга күчү очрагы билгеле. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/06-09-2020/rossiyad-kayber-m-kt-pl-r-distantsion-ukuga-k-chk-n-5769062

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев