Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кайсы төбәктә укытучыларның хезмәт хакы иң югарысы?

Илебездә укытучыларның уртача хезмәт хакы 31 мең сумлап тәшкил итә.

“Авито Работа” аналитик үзәге белгечләре 2020 елның II кварталы йомгаклары буенча әнә шуны ачыклаган, дип хәбәр итә “vatantat.ru”.

Иң зур хезмәт хакы алып эшләүче педагоглар – Мәскәүдә (уртача эш хакы – 51,6 мең сум). Санкт-Петербург мөгаллимнәре якынча 35,1 мең сум акча алып эшли. Казанда укытучыларның уртача хезмәт хакы – 29 мең сум, Пермьдә – 27,2 мең сум, Омскида 26,9 мең сум тәшкил итә.

“Авито Работа” мәгълүматларына караганда, Русиядә Воронеж укытучылары (уртача 21,7 мең сум), Новосибирск (21,1 мең сум) һәм Волгоград (20,6 мең сум) укытучылары иң аз акча ала.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Русия Хөкүмәтенең сыйныф җитәкчеләренә айлык түләү өчен төбәкләргә акча җибәрүне хуплавын искә төшерик. Аларга 2020 елның 1 сентябреннән 5әр мең сум өстәмә түләү күздә тотыла.

Автор: Миләүшә Латыйпова

Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Kaysi-t-b-kt-ukituchilarni-hezm-t-haki-i-yugarisi-413955/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев