Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күәм мәктәбе укучылары - "Тамчы шоу" да кунакта

Тагын бардылар.

Шушы көннәрдә Күәм урта мәктәбе укучылары Хафизов Булат, Гатауллина Зәлия, Вафина Зәринә ТНВның "Тамчы шоу" халыкара  иҗади -интеллектуаль бәйгесендә катнаштылар.

Аларның көндәшләре Кукмара районы Г.Х.Хәбибрахманов  исемендәге  Олаяз  урта мәктәбе  укучылары иде.

Иң шатлыклысы: Күәм мәктәбе укучылары  ( укытучылары - Гөлнара Сөнгатова) беренчелекне алдылар. Алар үзләренең  белемгә һәм танып-белүгә  сәләтләрен күрсәттеләр, ана  теле һәм әдәбиятын, сәнгатьне яратуларын тагын бер кат расладылар.

Шунысын да әйтергә кирәк, Республика күләмендә  татар әдәбиятыннан  бу мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Газизова Зөһрә   ( укытучы сы - Гөлнара Сөнгатова) призер булды. Монысы да   зур уңыш. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев