Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күәм мәктәбе укытучысы Ләйсән ГАНИЕВАның чыгарылышларга теләге

Хәерле сәгатьтә, унберенчеләр!

Мәктәпләребездә бу көннәрдә үзгә бер халәт: чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу бигрәк тә. Унбер елга сузылган мәктәп тормышы, укытучылары, сыйныфташлары белән саубуллашыр көннәре җитә. Алда аларны олы тормыш көтә. Укытучылары күңелендә алар нинди күркәм эш-гадәтләре белән теркәлеп калыр? Остазларының аларга әйтер нинди уй-теләкләре бар? Әлеге сораулар белән без республикабызның берничә авыл мәктәбе мәгаллименә мөрәҗәгать иттек. Аларның җавабы чыгарырылыш сыйныф укучылары өчен генә түгел, башка бик күпләрегез өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйм.

Ләйсән Фәргать кызы ГАНИЕВА, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары:

– Бу уку елы төгәлләнергә дә бик аз вакыт калды. Соңгы чирекне белем бирүнең яңа ысулы – дистанцион рәвештә укыдык. Башта фикерләр күптөрле булса да, төрле платформаларны сынап карадык: Zoom, Google Класс, Учи.ру, Открытая школа, Российская электронная школа (РЭШ). Заманча белем алу, бурычларга, шартларга карап, төрле формаларны берләштереп оештырылды. Укучыларны укытуда артык зур кыенлыклар килеп чыкмады: укытучылар, сыйныфташлары белән онлайн аралашып, мөстәкыйль белем алдылар. Шулай да бүгенге укучылар – яңа шартларга тиз яраклаша торган буын.

Чыгарылыш сыйныфлардагы укучыларыбыз тиздән кулларына аттестатлар алыр. Безнең Күәм урта мәктәбендә 13 укучы – IX сыйныфны, 11 укучы XI сыйныфны тәмамлый. Күпчелеге инде, киләчәк һөнәрен ачыклап, уку йортлары турында, андагы кабул итү тәртипләрен дә белешә башлады. Араларында авыл хуҗалыгы юнәлеше һөнәрләрен сайлаучылар, киләчәктә авылда калырга теләүчеләрнеә дә булуы – куанычлы хәл. Шулай ук медицина өлкәсен якын итүчеләр һәм укытучы һәм тәрбияче һөнәрләренә өстенлек бирүчеләр дә бар. Һәр һөнәрнең үз нечкәлекләре бар, һәр һөнәр физик һәм акыл хезмәте таләп итә, һәрберсенә үзгә үзенчәлекләр хас. Бу турыда мәктәптә профориентация юнәлешләрен аңлатып, максатчан эш алып барылды. Һөнәрләр турында белгечләр катнашында очрашулар үткәрелә, һөнәри күнекмәләр булдыру буенча мастер класслар оештырыла. Алдагы елларда үзебезнең мәктәпне тәмамлаган укучыларны бу очрашуларга белгечләр буларак чакыру аеруча әһәмияткә ия. Югары сыйныф укучылары белән берлектә, һөнәр сайлауда файдалы булган тематик ата-аналар җыелышлары үткәрелә. Һөнәр сайлауга дөрес караш формалаштыруда мәктәпнең роле бик зур. Мәктәп – белем учагы гына түгел, тәрбия алу урыны да. Укучыларыбыз тормышта үз урыннарын табып, үз эшләренең остасы булырга омтылсыннар иде. Хәерле юл һәркайсына! Мәктәбебез куанычы, мактанычы булып яшәргә язсын һәркайсына. Укытучы абый-апаларыннан бары шундый изге теләкләр генә.

Таһир САБИРҖАНОВ

Чыганак: http://magarif-uku.ru/tt/khaerle-sagatta-unberenchelar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев