Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күптән ремонт таләп ителә иде

Махсус программа


100 елдан артык тарихы булган, республикага гына түгел, илебезгә танылган шәхесләрне биргән Күлле Киме төп мәктәбе  быел капиталь ремонт кичерә.
Тарихи мәктәпнең безгә таныш булган бу бинасы 1994 елда аякка бастырылган. Быел ул дәүләт программасы нигезендә яңартыла. “Ремонт эшләре 7 июньдә башланып китте, – ди мәктәп директоры Рәдис Хамидуллин. – Биредә “Стройинвест” оешмасының 8 кешелек бригадасы хезмәт куя. Егетләр бик тырыш, һәр эшне җиренә җиткереп башкаралар. Мәктәпкә күптән ремонт таләп ителә иде. Бездә тәрәзәләр дә алыштырылмаган иде. Алла боерса, ремонт барышында яңа тәрәзәләр куелачак. Стена, идәннәр дә яңартылачак. Җылылык сис­темасы да үзгәртелер дип көтелә”, – ди ул.
Мәктәптә бүгенге көндә 46 бала белем ала. Биредә шулай ук танылган татар шагыйре Сибгат Хәким музее да урнашкан. Бүгенге көндә музей өчен яңа бүлмәләр билгеләнгән. Димәк, ремонттан соң ул яңа урында эшли башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев