Максат – патриотик тәрбия
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: “Патриотизм – ул үз илеңне, халкыңны өзелеп ярату һәм үз Ватаның өчен армый-талмый көрәшергә әзер тору” – дигән аңлатма бирелә.
Гөлназ Сабирова, Күңгәр урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә төп рольне мәктәп үти, укучыга рухи тәрбияне дә күбесенчә укытучы бирә. Укытучы белем бирүче генә түгел, ул – буыннарны тоташтыручы, укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә, шәхес тәрбияләүче дә. Ә шәхес – җәмгыятебезнең җимеше. Җимешне өлгертер өчен шактый вакыт һәм көч кирәк.
Патроиотик тәрбия бирү юллары да күп төрле. Мәктәптә традицион уздырылып килүче тәрбияви чараларның берсе – патриотик җырлар өйрәнү. Ул, гадәттә, “Аҗаган” уены кысаларында, яшелләр һәм кызыллар командалары арасында стройда җырлау конкурсы буларак уздырыла иде. Быелгы уку елында без бу чараны, ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75, Әтнә районы оешуның 30 еллык юбилейларына багышлап, барлык сыйныф укучылары катнашында оештырырга булдык. Чарага әзерлек барышында һәр сыйныфта патриотизм төшенчәсен ачыклау, чын патриотлык үрнәге күрсәткән якташларыбыз, үрнәк шәхесләребез һәм төбәгебезнең күренекле урыннары белән танышу максатыннан тәрбия сәгатьләре уздырылды. Һәр сыйныф туган якны, Ватанны ярату һәм илне саклау, тынычлык темаларына җыр сайлады. Җырларның килеп чыгу тарихы, авторлары, башкаручыларны өйрәнү өчен укучылар эзләнү эшләре алып бардылар, күп төрле материал белән таныштылар һәм кичә барышында калган сыйныф укучыларына да тәкъдим иттеләр. Кичәдә данлыклы «Священная война» җыры белән беррәттән кинофильмнар өчен язылган “Пилоты”, “Ты ждешь, Лизавета”, кече яшьтәге балалар өчен язылган “Солдат булам”, “Бравые солдаты” кебек җырлар да яңгырады. Заманча җырлардан “Солдатлар” җырын тәкъдим иттеләр. “Һәрвакыт булсын кояш”, “Тынычлык җыры”, “Булмасын сугыш”, “Һәйкәлләргә чәчәк куябыз”, “Мин яратам сине, Татарстан” җырлары да зур патриотлык хисе белән башкарылды. Видеоязмалар, фотоистәлекләр белән үрелеп барган музыкаль кичә сизелми дә үтеп китте. Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бурычларның берсе – туган җирен, халкын, Ватанын сөюче, шуларны якларга әзер булган кеше тәрбияләүдә бу чараның да әһәмияте зур, дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев