Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф бүлеге мөдире Ленар Гарипов ата-аналарның сорауларына туры эфирда җавап бирде

6 апрельдән дистанцион укытуга күчтек. Бар да җайлы гына башланмады. Техник мөмкинлекләр төрле, кемнеке бар, кемнеке юк. Кемгә җитте, кемгә җитмәде. Әле ул ватылып интектерде. Интернет тотмаган очраклар булды.

Әнә шулай дип башлады сүзен район мәгариф бүлеге җитәкчесе кичә инстаграм аккаунты  atnya tatarstan аша туры эфирга чыкканда. Тыңламаучылар да булгандыр. 

- Өй эшен күп бирәләр. Көне буе утырабыз", диләр. Социаль челтәрләргә дә язалар. Барысы да аноним язылган. Сез аноним язган белән  барлык укытучыларга мөрәҗәгать итеп булмый. Сез минем үземә языгыз, я 2-10-60 телефон номеры белән   хәбәр итегез, я минем урынбасарларыма әйтегез. Әйдәгез, менә шул рәвешле аерым эшләүгә күчик. Укытучы -ата-ана - бала " арасында аңлашу булыргна тиеш. Тик аноним түгел. Алай бернәрсәне дә хәл итеп булмый, - дип ачыклык кертте Ленар Тәлгать улы.

Ашау мәсьәләсе буенча  сезнең дә  сорауларыгыз бардыр. Әлеге сорауга да ачыклык кертте мәгариф бүлеге җитәкчесе.

- Дәүләт тарафыннан бушлай ашау өчен 7 сум 70 тиен бирелә. Балалар дистанцион укыганда мәктәп ашханәсендә ашамыйлар, дип әйтәсез. Бу сорауны хәл итәчәкбез. Май ае башыннан булырмы, алдаракмы, киңәшләшеп бетергәч, сезгә тапшырырбыз. Тик ул акча рәвешендә булмаячак. Ашамлыклар наборы булыр,  дип күзаллыйм.  Бердәм  дәүләт имтиханнары  9 класслар өчен икәү генә, алар рус теле һәм математика фәненнән генә. Калган фәннәр булмый. Ә 11 сыйныфлар үз форматында калды. Уку елын үз вакытында тәмамларбыз, дип торабыз. Аннан соң җәйге ял буенча да сораучылар бар. Балалар ял итмичә калмас, лагерьлар эшләр, тик аз гына соңрак булыр, дип уйлыйбыз, - диде җитәкче.

Моннан тыш балалар бакчаларына кагылышлы сорау да булды. Балаларны илтергә ярамыймы? 

- Әле юк. балалар бакчасында дежур группалар Указда каралган эштән туктамаган ата-аналарның балалары өчен генә, дигән җавап ишетелде.

 Май аенда да шулай укырбызмы?

- Киләсе атна башында билгеле булыр, дип уйлыйк, - диде Ленар Гарипов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев