Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп: таләпләр төгәл үтәләме

Барыбызның да теләге бер – пандемия бүтән белем бирүгә аяк чалмасын иде

Сентябрь аеның беренче  ункөнлеге дә ахырына якынлашып килә. Көтеп алган белем көне дә артта калды. Әти-әниләрнең бердәнбер теләге – укулар мәктәптә генә дәвам итә күрсен, пандемия укыту-тәрбия эшенә бүтән аяк чалмасын иде.
Бүгенге көндә мәктәптә куркыныч авыруга каршы төрле чаралар күрелеп килә. Бу иң беренче чиратта “Роспотребнадзор” куйган таләпләр үтәлешен тәэмин итү белән бәйле. Шул хакта район мәгариф бүлеге мөдире Ленар Гарипов белән сөйләшәбез.
– Ленар Талгатович,  таҗвирусы шартларында район мәктәпләрендә белем бирүгә кагылышлы үзгәрешләр бар. Шулар хакында тәфсилләбрәк сөйләп китә алмассызмы?
– Әйе, без хәзер тиешле таләпләрне үтәргә тиешбез. Иң беренче чиратта, мәктәптә балаларның температураларын үлчәп кабул итәбез. Температурасы булган балаларны өйләренә кайтарып җибәрәбез. Шул ук “Роспотребнадзор” таләп иткәнчә, һәр сыйныф үз сыйныф бүлмәсендә генә укый, бары тик укытучылар гына үзгәреп тора. Дәрес һәм тәнәфесләр һәр сыйныф өчен аерым билгеләнгән. Бөтен мәктәп катнашында линейкалар үткәрелми, бары тик сыйныф сәгатьләрен үткәрү генә каралган. Төрле сыйныф укучылары үзара аралашырга тиеш түгел. Физкультура дәресләре табигать шартларыннан чыгып, саф һавада үткәрелә.
Быел район мәктәпләрендә барлыгы 1146 укучы белем ала.Шулардан 44 бала унберенче сыйныф укучысы.Районда 5 урта, 7 – тугызъеллык һәм бер мәктәп - балалар бакчасы бар.  
– Бүгенге көндә мәктәптә иң төп проблема нинди? Балалар бакчалары нинди режимда эшли?
– Мәктәпләр өчен төп проблемаларның берсе – укытучылар җитешмәү. Бүгенге көндә безгә математика, рус теле, физика фәннәреннән укытучылар кирәк. Дөрес, быел ике белгеч кыз кайтты – аларның берсе – Олы Әтнә мәктәбендә башлангыч сыйныфларда, икенчесе – Бәрәскә мәктәбендә химиядән белем бирә. Әмма бу гына аз.
Балалар бакчаларына килгәндә, биредә эш җәй башында ничек башланган – шулай дәвам итә. Температураны үлчәп кертәләр. Бүлмәләрдә ультрашәмәхә лампалар куелды, алар көн дәвамында эшләп  тора. Йокы бүлмәсендә кроватьлар арасында тиешле дистанцияне саклап урнаштырдык. Тәрбиячеләр балалар белән күбрәк саф һавада, хәрәкәтле уеннар оештыруны кулай күрә. Мәктәптә дә, балалар бакчаларында да барлык чаралар бары тик онлайн форматта гына уза. 1 сентябрь  искәрмә буларак кына гомуми мәктәп өчен оештырылды. Ата-аналар җыелышларын да онлайн үткәрергә уйлыйбыз.
Бу уңайдан әти-әниләргә дә әйтер сүзем бар. Пандемия шартларында сәламәт балаларның өзлексез  укырга килүләрен тәэмин итү – әти-әнинең төп бурычы. Баланың өйдә үк температурасын үлчәп, авырган очракта берүк игътибарлы булсагыз иде. Авыру бала мәктәпкә, балалар бакчасына килергә тиеш түгел.
– Быел балаларны ашатуга кагылышлы үзгәрешләр дә булды дип беләм.
–  Әйе, яңа уку елы алдыннан Россия Федерациясендә барлык башлангыч укучыларына бушлай ашату оештыру турында карар кабул ителде. Бер балага көндәлек кайнар ризык 51 сум 85 тиенгә чыга. 5-10 сыйныф укучыларының ашавына исә дәүләт 7 сум 70 тиен түли. Барлык мәктәпләрдә дә ашату Казан шәһәре туклану департаменты тарафыннан оештырыла.
Балалар бакчалары  мондый ашатуга инде ике ел элек кергән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев