Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп укучылары өчен ГТО нормалары

Соңгы вакытта безнең илдә спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвешен кайгыртучылар саны артып китте.

Ата-аналарның күбесе зарарлы гадәтләрне ташлый, үз тормышларына даими физик йөкләнешне кертә һәм балаларын да моңа җәлеп итәргә омтыла.

Мәктәп укучылары өчен 1-5 дәрәҗәсендәге төркемнәр каралган. Биредә малайлар һәм кызларга мәҗбүри һәм сайлап алу мөмкинлеге булган сынауларда үз көчләрен сынап карарга тәкъдим ителә. Мәҗбүри сынаулар көчне, тизлекне, сыгылмалылыкны һәм чыдамлыкны тикшерүгә юнәлгән. Сайлап алу буенча сынаулар тизлек-көч мөмкинлекләрен, координациягә мөнәсәбәттәге сәлатләрне һәм гамәли күнекмәләрне билгели.

ГТО комплексының мәҗбүри программасына, мәсәлән, 1 нче дәрәҗәдәге төркемгә (6-8 яшьлекләр) 30 метр аралыкка чәлмәштереп йөгерү яки гадәти йөгерү, 1000 м аралыкка катнаш хәрәкәт (атлап барудан йөгерүгә күчү һәм киресенчә), төрле дәрәҗәдәге араталарда тартылу, отжимание, басып торган халәттә алга таба авышлык (наклон вперёд) кертелгән. ГТО сынауларының сайлап алу төрләренә озынлыкка сикерү, 6м ераклыктан теннис тубы ыргыту, 1 минут эчендә, аркада яткан халәттә, гәүдәне күтәрү, чаңгы дистанциясен узу һәм йөзү керә. Шул ук вакытта соңгы дисциплинада вакыт түгел, ә дистанцияне чын-чынлап узу әһәмияткә ия.

Тест биремнәре максималь рәвештә төрлеләндерелгән. Мәсәлән, кече яшьтәге мәктәп укучылары, күпмедер дәрәҗәдә дулкынланса да, бу чараны күңелле уен буларак кабул итәләр, чөнки ул яхшы кәеф бүләк итә һәм яшьтәшләре белән вакытны кызыклы формада үткәрергә мөмкинлек бирә. Нәкъ менә шуңа күрә, катнашучыларның күбесе барлык сынауларны да үтәргә тырыша.

Нормативларны үтәгән, комплексның аерым баскычлары гыйлемнәрен һәм күнекмәләрен үзләштергән затлар аерымлык тамгасы белән бүләкләнә. Өч катлаулылык төре нигезендә бронза, көмеш яисә алтын ГТО аерымлык тамгасын алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев