Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп яны лагерьлары ачылмый

Таҗвирусы пандемиясе белән бәйле рәвештә, быел җәйге чорда укучылар өчен мәктәп яны лагерьлары эшләмәячәк.

Бу хакта район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов хәбәр итте. Шулай ук,  капиталь ремонт кирәк булу сәбәпле, балаларның яраткан урыны, Каенсар урманында урнашкан “Чулпан” ял лагеры да ачылмаячак.
11 сыйныф укучылары Бердәм Дәүләт имтиханнары тапшыра башладылар дип хәбәр иткән идек инде.  Мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, укучылар бүгенге көнгә география, рус әдәбияты һәм рус теленнән имтиханнар тапшырган инде.
Бүген, 10 июль көнне ун­берләр профильле математика фәненнән БДИ тапшыралар.
Шунысы да билгеле, районда әлеге фәннән имтиханны 26 укучы тапшыра. Уңышлар һәркайсына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев