Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләр балаларны 1 сентябрьдә кабул итәргә әзер

Мәгариф министрлыгы: Татарстан мәктәпләре балаларны 1 сентябрьдә кабул итәргә әзер Яңа уку елында республикада беренче тапкыр парта артына 56 мең бала утырачак.

Татарстанда 1404 белем бирү оешмасы эшли, бу уку елында укучылар саны 450 меңнән артык булачак, беренче сыйныфка 56 меңнән артык бала бара. Бу хакта бүген Казанда узган киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов хәбәр итте.

«Беренче чиратта мәгариф учреждениеләренә янгын куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы якланганлык һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә игътибар итәргә кирәк. Бүгенге көндә республиканың барлык мәктәпләре дә автоматлаштырылган янгын саклау системалары белән җиһазландырылган. Шул ук вакытта бу системалар төзек булмаган учреждениеләр дә бар. Бу һәм башка кисәтүләрне уку елы башланганчы бетерергә кирәк», - диде ул.

Спикер сүзләренә караганда, хәзерге вакытта полициянең ашыгыч чакыру кнопкасы белән  мәктәпләрнең 98 проценты, видеокүзәтү системалары белән — 75 проценты, керү контроле системалары белән — 43 проценты, сак сигнализациясе белән 54 проценты тәэмин ителгән. Агымдагы елда видеокүзәтү системалары белән тагын алты мәктәп җиһазландырылачак.

«Яңа уку елында 1038 гомуми белем бирү оешмасына 20 меңгә якын укучы йөртеләчәк. Гомумән алганда, Татарстан мәктәпләре 1 сентябрьгә әзерлекнең югары дәрәҗәсендә», - диде Азат Шәрәпов.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/20-08-2020/m-garif-ministrlygy-tatarstan-m-kt-pl-re-balalarny-1-sentyabrd-kabul-it-rg-zer-5765082

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев