Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләрдә 1-10 май көннәрендә каникул ясарга тәкъдим ителде

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белем бирү оешмаларының май бәйрәмнәрендә эш тәртибе турында сөйләде.

Россия мәктәпләренә майның барлык озын ял көннәрендә эшләмәскә тәкъдим ителде. Бу турыда Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Мәктәпләргә (4-7 май), өстәмә белем бирү учреждениеләренә (шулай ук) эшләмәскә тәкъдим итәбез», - дип белдерде Кравцов.

Элегрәк Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова Президент Владимир Путинга май бәйрәмнәрен алар арасындагы көннәр хисабына озайтырга тәкъдим иткән иде.

Президент бу идеяне хуплады һәм 23 апрельдә тиешле указны имзалады. Анда 1-10 май көннәре эшләми торган көннәр булачак, диелгән. Мондый карар тотрыклырак эпидемиологик хәлгә ирешү өчен кабул ителде.

Вице-премьер Татьяна Голикова әгәр дә түләү срогы эшләми торган көннәргә туры килсә, хезмәт хакын алдан түләргә кирәклеген аңлатты.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/27-04-2021/m-kt-pl-rd-1-10-may-k-nn-rend-kanikul-yasarga-t-k-dim-itelde-5821346

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев