Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләрдә йомгаклау иншасы өстәмә вакытта - 12 майда була

11 сыйныфны тәмамлаучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен иншаны уңышлы язарга кирәк.

Май бәйрәмнәр уңаеннан өстәмә ял көннәре билгеләнүгә бәйле рәвештә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 4 майдан 7 майга кадәр йомгаклау иншасын (изложение) уздыруның өстәмә срогын билгеләде — ул 2021 елның 12 маенда үткәреләчәк.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, йомгаклау иншасын уңышлы язу 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә үтү өчен рөхсәт булып тора. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар (ОВЗ) йомгаклау иншасы урынына изложение язарга хокуклы. Чыгарылыш укучыларының күпчелеге 15 апрельдә йомгаклау иншасы (изложение) язды инде.

Сочинение «зачет"/”незачет» системасы буенча бәяләнә. 12 майда аны бик начар билгесенә язганнар, йомгаклау иншасына (бәян изложениегә) нигезле сәбәпләр аркасында килмәгән яки аны язып бетерә алмаган укучылар яза алачак. Алар өчен йомгаклау иншасын язуның тагын бер өстәмә көне билгеләнде, ул — 2021 елның 19 мае.

Йомгаклау иншасы (изложение) җирле вакыт белән 10:00 сәгатьтә башлана. Аны язу өчен 3 сәгать 55 минут (235 минут) вакыт бирелә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр, инвалид балалар һәм инвалидлар өчен йомгаклау иншасын язу 1,5 сәгатькә озайтылды.

Йомгаклау иншасының тәкъдим ителә торган күләме — кимендә 350 сүз, йомгаклау изложениесыныкы — кимендә 200 сүз.

Йомгаклау иншасы (изложение) вакытында катнашучыларга үзләре белән элемтә чаралары, фото, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалар һәм мәгълүматны саклау һәм тапшыруның башка чаралары, орфографик һәм аңлатма сүзлекләр куллану тыела. Катнашучыларның шулай ук әдәби чыганаклар текстларыннан файдалану хокукы юк. Әлеге кагыйдәләрне бозган катнашучылар йомгаклау иншасыннан чыгарыла.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/30-04-2021/m-kt-pl-rd-yomgaklau-inshasy-st-m-vakytta-12-mayda-bula-5821679

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев