Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпне бишле билгесенә генә тәмамлаучыларга медальләрне соңрак бирәләр

Чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатларны Бердәм дәүләт имтиханы тапшырмыйча гына, гадәттәгедән иртәрәк алган иде.

 

 

Быел мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары «Укудагы уңышлар өчен» дигән медаль алачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

«Россия Хөкүмәте Карары буенча аттестатлар Бердәм дәүләт имтиханын тапшырмыйча гына, алданрак бирелде. Медальләр әзерләүгә озак вакыт кирәклеген исәпкә алып, медальләр соңрак тапшырылачак», — диелә министрлык хәбәрендә.

Гадәттә, медальләр июнь ахырында БДИ тапшырганнан соң аттестатлар белән бергә бирелә иде. Әмма быел дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү һәм белем алу турында документлар бирү процедураларына үзгәрешләр кертелде.

Ведомствода әйтүләренчә, вузларга документлар бирү өчен «Укудагы уңышлар өчен» медале мәҗбүри түгел, бары тик аттестат кына кирәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/17-06-2020/m-kt-pne-bishle-bilgesen-gen-t-mamlauchylarga-medall-rne-so-rak-bir-l-r-5750178

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/медаль-школа-выпускник-заслуга-3709632/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев