Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нәтиҗәләр билгеле

Бу атнада чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгереш аттестатлары алсалар да, кайбер фәннәрдән Бердәм Дәүләт Имтиханнары нәтиҗәләре әлегә кадәр билгеле түгел.

Шушы атнада җәмгыять белеме белән биология фәннәре буенча баллар билгеле булды. Озак көттерми инглиз теле белән информатика фәне нәтиҗәләрен дә билгеле булыр дип көтәләр.

Җәмгыять белемен район буенча 10 укучы тапшыр­ган. Район буенча уртача балл – 74,10.

Иң югары – 90 балл Күңгәр урта мәк Күңгәр урта мәк­тә­бе укучысы Гөлгенә Ши­һа­повада. Моннан тыш, югары 86 баллны Бәрәскә урта мәктәбе уку­чысы Алинә Сафина җыйган. Олы Әтнә урта мәктәбе укучы­сы Әдилә Галимҗанова да җәмгыять белеменнән югары – 84 балл туплаган.

Биология фәнен дә район буенча 10 укучы тапшырган. Би­редә район буенча уртача балл – 55. Кызганыч, бу фәннән тиешле баллны туплый алмаучы да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев