Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Олы Әтнә балалар бакчасында “Юл әлифбасы”н өйрәнәләр

Балаларга кечкенәдән үк “Юл әлифбасы”н өйрәтү, аларда юл йөрү күнекмәләре формалаштыру – әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык​ педагогларның изге бурычы. , аларда юл йөрү күнекмәләре формалаштыру – әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык​ педагогларның изге бурычы.

Һәр сабыйның тормыш юлы балалар бакчасыннан​ башлана. Бакчада алган тәрбия безне гомеребез буена озата. Шуңа күрә без балаларга юл йөрү кагыйдәлерен өйрәтү юнәлешендә төрле алымнар кулланып эш алып барабыз. Олы Әтнә балалар бакчасында һәрдаим​ төрле конкурслар, атналыклар булып тора. 2 нче кекенәләр 2 төркемендә «Светофорда кунакта» исемле атналык булып узды. Монда балалар үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар, төрле уеннар уйнадылар. Бакчабызда «Юл йөрү кагыйдәләре»​ өйрәнү буенча әзерләнгән почмакларны карап үттеләр. Балалар бакчасы, тәрбияче генә балаларны юл кагыйдәләренә төшендереп бетерә алмый. Бу уңышларга бары тик гаилә, әти-әниләр белән кулга кул тотынып эшләгәндә генә ирешеп була. Балалар - безнең киләчәгебез. Киләчәгебез имин, тыныч булсын өчен, безгә сәламәт балалар кирәк. Ә балалар язмышы безнең кулда. Юлдагы хәвеф - хәтәрләрдән саклыйк без аларны. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев