Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Олы Әтнә мәктәбендә мәктәпкә керүчеләрне барладылар

Бүген Олы Әтнә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укый торган бинасында җыелыш булды.

Җыелышка быелгы уку елында 1 сыйныфка керүче укучыларның әти-әниләрен чакырдылар. Мондый бер сөйләшү яз көне булган иде инде, монысы икенчесе.

- Июнь аенда әти-әниләрне бер җыйнап сөйләшкән идек. Гариза яздылар, мәктәп формасы хакында сөйләп, мәктәпнең эчке тәртипләре белән таныштырган идек. Ул вакытта әле күпме бала укыйсы билгеле үк түгел иде, аннан соң җәй буе фикерләр үзгәрергә дә мөмкин. Бүгенге җыелыш чып-чыны инде. Беренче сыйныфка 40 бала керә быел. Күпчелек бала Олы Әтнә авылыныкы, Бәрәскә, Күәм, Олы Мәңгәр, Күшәр авылларыннан килүчеләр дә бар. 40 бала ике сыйныфка бүленеп укыячак. Бер сыйныфның укытучысы - Галимҗанова Рүфинә Тәлгать кызы, икенчесенеке - Камалиева Гөлнара Ильяс кызы. Икесе дә тәҗрибәле укытучылар. Алар әти-әниләргә бүген укытуга кагылышлы: нәрсә киясе, нинди китап белән укыйсы, кайчан киләсен сөйләп, эчке тәртип кагыйдәләрен аңлаттылар, сорауларга җавап бирделәр. Укыту рус телендә, "Перспектива" программасы нигезендә алып  барылачак.  Берничә ел шулай укытабыз, бүген генә кергән тәртип түгел, - дип аңлатты уку-укыту буенча директор урынбасары  Гүзәл Эдуард кызы Сабирҗанова.

    Мондый  оештыру җыелышлары августның 20 сеннән соң һәр сыйныфның әти-әниләре белән дә уздырылачак. Мәктәптә тәртип шундый: уку елын тәмамлаганда бер җыелып сөйләшәләр, башлаганда  икенче тапкыр җыелалар. Шул рәвешле, борчыган мәсьәләләргә ачыклык керә.

 Мәктәп формасы үзгәрешсез кала: кызларга - ак алъяпкыч, соры күлмәк; егетләргә - ак күлмәк, костюм-чалбар.

10 сыйныфка килүчеләр саны - 16 укучы. 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев