Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Өйрәнүләре үзләренә

“Без бергә” балалар иҗат фестиваленең район туры узуы турында хәбәр иткән идек инде.

Быел да, соңгы берничә елдагыча, иҗатка гашыйк, сәләтле, тырыш балалар җыелды фестивальгә. Ә районыбызның Түбән Көек төп мәктәбе быел да аның “эпицентры­на” әйләнде.
Фестиваль берничә номинациядә узды. Түбән Көек мәктәбе иртәдән балалар тавышыннан шау-гөр килеп тора иде инде. Һәр чыгышны сәнгать мәктәбе, мәдәният бүлеге, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм мәгариф бүлеге белгечләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде.
Фестиваль агымдагы елда билгеләп узылачак күркәм юбилейларга багышланган иде. Шуңа да чыгышлар да, күргәзмәләр дә шул юнәлештә әзерләнгән. Узган еллардан аермалы буларак, быел фестиваль программасына театр номинациясе дә кертелгән. Әлеге һәм нәфис сөйләм номинацияләрендә жюри әгъзасы буларак, нәкъ менә шулар хакында әйтеп узасым килә. Алар башкалары кебек үк ике яшь категориясенә бүленеп үтте. “Театр иҗаты” буенча ике категориягә бергә алты коллектив катнашырга теләк белдергән.  Кечкенәләрдән – “Яшьлек” (Яңа Шашы мәктәбе), “Яшь артистлар” (Күшәр мәктәбе), ”Бишлеләр” (Комыргуҗа мәктәбе), зурлардан – “Мирас” (Түбән Көек), “Театр яктылыкка-нурга илтә” (Иске Өҗем) һәм “Лучина” (Күлле Киме мәктәбе). Һәр коллектив билгеле бер теманы яктырткан. Иң беренче чиратта, укучыларның милли гореф-гадәтләрне, йолаларны тирәнтен аңлап, кызыксынып башкарулары күзгә чагылды. Түбән Көек мәктәбе укучылары әзерләгән “Балага исем кушу йоласы”н гына алыйк. Монда кияү белән килен дә, һәр ике яклап кодагыйлар, кодалар да, мулла да бар – һәркайсы үз ролен җиренә җиткереп башкара. Борынгыдан килгән гадәт – кодалар күчтәнәче итеп пешерелгән паштет, әлбәне дә әзерләгәннәр. “Мулла”лары да бик укымышлы икән – Коръән сүрәләрен дә укып, балага матур итеп исем кушты. Укытучыларына рәхмәт – бу теат­раль күренешне әзерләүгә күп көч сарыф ителгәне күренеп тора. Ә иң мөһиме – балалар күпме рухи азык ала, киләчәккә үзләре өчен олы бер гыйлем булып тора. Күлле Киме мәктәбе укучыларының теат­раль күренеше исә рус халык авыз иҗаты белән бәйле иде. Бүгенге көндә кулланылыштан төшеп барган көнкүреш кирәк-яраклары белән танышу, җеп эрләү, йон язу, бәйләү кебек кул эшләрен хәтердә яңарту, рус халкының яратып җырлаган  җырларын бергәләп җыр­лау – боларның барысын да үз эченә алган  ул. Балтачта узачак зона турына да өлкәннәр группасыннан нәкъ менә шушы коллектив Әтнә данын яклаячак. Кечкенәләр арасында исә күңелгә кереп калганы – Комыр­гуҗа мәктәбенең “Биш­леләр” коллективы булды. Укучылар җыр-уеннар белән бик матур итеп безнең якта онытылып килгән “Карга боткасы” йоласын күрсәттеләр. Тырышып әзерләнгәннәр, афәрин бу балаларга. “Сак-Сок” бәетен сәхнәләштергән Иске Өҗем мәктәбе укучылары да, Яңа Шашыдан “Яшьлек” коллективында катнашучылар да, Күшәрнең “Яшь артистлары”да – һәр катнашучыга һәм аларны әзерләүчеләргә киләчәктә уңышлар телисе килә.
Нәфис сүз осталары арасында кече группада – 15, өлкәннәрдән – 6 бала үзара көч сынашты. Укучылар бәетләргә, әкиятләргә, гомумән, халык авыз иҗатына аерым игътибар биргәннәр. Элеккечә, чыгып шигырь сөйләп торучы булмады быел. Әмма шунысын әйтәсе килә, кайбер мәктәпләр ике-өч укучыны әзерләп килгәнче, берсен ныгыттырып әзерләгән булсалар – нәтиҗәсе булмый калмас иде. Ни кызганыч, әсәрләрне “автомат” режимда сөйләүчеләр күп. Теләсә-нәрсә әйтегез, әмма бәет кадәр бәетне бер эмоциясез, хәтта бераз елмаеп сөйләүне кабул итү авыррак. Киләчәктә шуңа  игътибар бирелсен иде. Шулай да, күңелдәй чыгыш­лар да булмады түгел.  Алмаз Бадиков, Ильяр Ахмадуллин, Камил Миннебаев – бу егетләр өметлеләрдән. Раяз Сәләхетдиновны әйтеп тә тормыйм, беренче урынны алган Раяз кай­да да югала торганнардан түгел. Зурлардан Булат Мөхәмәдҗанов, Эльвина Галиева кебекләр инде күптән халыкка таныш. Балтачка да нәкь менә алар барачак. Ландыш Габдрахманова, Зәринә Фәйзуллинаның чыгышлары да игътибарга лаек иде.
“Без бергә” фестивале – яңа исемнәр, яңа талантлар ачу максатында үткәрелүче фестиваль. Киләчәктә шундыйлар тагын да күп булыр дип өметләнәсе килә. Фестивальнең йомгаклау тантанасында мәгариф бүлеге мөдире Ленар Гарипов бераз үзгәрешләр кертү кирәклегенә аерым басым ясады. Башлыча, бу фестивальгә катнашучыларны мәктәп туры ”иләгеннән” үткәргәннән соң сайлап алуга кагыла. Ә җиңүчеләргә зона турында уңыш теләп калам. Сынатмаслар дип тә ышанасы килә. (6+)

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев