Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Путин мәктәп укучыларын тулысынча дистанцион укуга күчерү планнары турында әйтте

Россия Президенты онлайн-уку беркайчан да реаль укуны алыштыра алмаячагын, чөнки мәктәп укучылары өчен яшьтәшләре белән аралашырга һәм командада эшләргә өйрәнергә кирәклеген искәртте

РФ Президенты Владимир Путин илдә мәктәпләрне тулысынча дистанцион режимга күчерергә җыенмауларын әйтте. Бу хакта ул Бөтенроссия ачык дәрес вакытында белдерде.

«Дистанцион ысул белән уку реаль, традицион белем алуны алмаштыра алмый. Ул бары тик тулыландыра гына ала, шуңа күрә безнең илдә беркем дә дистанцион укуга тулысынча күчәргә җыенмый», - диде Россия дәүләте башлыгы.

Россия мәктәпләре бу язда укучыларны һәм укытучыларны коронавирус йоктырудан саклау өчен дистанцион укуга мәҗбүри күчте. Путин онлайн-укыту аерым очракларда үз өстенлекләрен күрсәтте, киләчәктә аны куллану кирәк, диде.

«Укытуга килгәндә исә, һичшиксез, монда укытучылар белән аралашу элементы гына түгел, сыйныфташлар белән аралашу да мөһим. Нигә? Чөнки командада эшли белүче, рольләрне бүлә белүче кешеләр иң яхшы нәтиҗәләргә ирешә», - диде Владимир Путин.

Ил Президенты видеоконференция режимында «Истә тотарга — димәк, белергә» Бөтенроссия ачык дәресендә катнашты. Владимир Путин белән элемтәгә бөтен илдән, шул исәптән Мәскәү, Кырым, Чувашия, Краснодар һәм Камчатка крайларыннан һ. б. мәктәп укучылары чыкты. 

Чыганак http://Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев