Әтнә таңы

Һәр кайсы җиренә җиткерелгән иде

Күәм урта мәктәбендә район сыйныф җитәкчеләре семинары узды.

"Хәзерге заман мәктәбендә сыйныфтан тыш эшчәнлек формаларының күптөрлелеге" дип исемләнгәе семинар эше ТАССРның - 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча семинар өч кабинетта узды. Иң беренчесен укытучы Римма Борханова алып барды. Темасы "Җиңү юллары буйлап" дип аталды. Икенче дәресне укытучы Айсылу Хәбибуллина 8 сыйны укучылары белән үткәрде. "илем тарихы-авылым тарихында" дип исемләнгән дәрес эчтәлекле булды. 7, 11 сыйныф укучылары белән укытучы Фәнис Хәкимҗанов "Татарстан белгече" дип исемләнгән интеллектуаль бәйге оештарган иде.

Реклама

Семинарда 12 мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, һәр мәктәптән берәр сыйныф җитәкчесе катнашты. Моннан тыш, Күәм урта мәктәбе укытучысы Резеда Сафина мастер-класс үткәрде.

Семинар Римма Борханованың рәсем күргәзмәсе оештырылган иде. Мәктәп тыш эшләр үзәге педагогы Рита Садриева җитәкләгән "Ласкутная фантазия" дип исемләнгән түгәрәкнең кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: