Әтнә таңы

Һәр мәктәп үзе хәл итә алачак

Белем көнен 2 сентябрьгә күчермәскә тәкъдим иттеләр

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен 1 сентябрьдә үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

«Карарны белем бирү оешмасы кабул итә, әмма без киңәш бирдек. 1 сентябрь бөтен республика буенча Белем бәйрәме булырга тиеш, дип саныйбыз. Һәм иң мөһиме — ата-аналарга, балаларга, гаиләләргә тулы составта бу бәйрәмгә килергә мөмкинлек бирү. Бу уку елына яхшы заряд булыр иде», — диде ТР мәгариф һәм фән министры.

Реклама

Чыганак: http://magarif-uku.ru/tt/belem-konen-2-sentyabrga-k%D2%AFchermaska-ta/

Фото редакция архивыннан алынды

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: