Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район буенча уртача балл – 80, 70

Игътибар иткән булсагыз, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнары барышын газета битләрендә яктыртып барырга тырышабыз.


 Бүгенге көнгә география, рус әдәбияты һәм рус теленнән  нәтиҗәләр билгеле. Аллага шөкер, алар чыннан да сөенерлек. Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буен­ча, рус теленнән район буен­ча уртача балл 80, 70кә тиң бул­ган. Иң югары  балл – 98гә тигез.  Һәм бу нәтиҗәгә ире­шүчеләр икесе дә Олы Әтнә мәктәбеннән.  Болар – Гүзәл Фидаева һәм Лилия Гыйниятулли­на. Икесенең дә укытучылары – Галия Минһаҗева.
96 балл җыючылар да юк түгел. Алары – Бә­рәс­кә мәктәбеннән Алинә Гый­ла­җе­ва (укытучысы – Роза Әх­мәт­җанова) һәм Олы Әтнәдән Алинә Хәбибрахманова (Галия Минһаҗева). Дүрт укучы рус те­лен­нән имтиханнарда 94 балл җыйган. Аларның икесе – Күәм, берсе – Олы Әтнә һәм тагын берсе Күңгәр урта мәктәбен тәмамлаучы укучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев