Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район җитәкчеләре тел мәсьәләсендә шәхси үрнәк күрсәтүгә ничек карый?

Район башлыклары татар телен үстерү өчен күрсәтә алган шәхси үрнәкләре турында «Интертат»ка сөйләделәр. Автор: Рифат Каюмов

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов 12 августта район башлыклары белән очрашуында «Хакимият органнары җитәкчеләренең тел мәсьәләсенә карата шәхси үрнәк күрсәтә алуы мөһим», — дип әйткән иде.

«Интертат» Татарстан районнарының башлыклары әлеге фикерне ничек кабул итүен һәм нинди шәхси үрнәк күрсәтә алуын барлады.

Марат Әхмәтов район җитәкчеләренә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның Инстаграм битен, киңәшмәләрне, төрле чараларны татар телендә алып баруын үрнәк итеп күрсәтте. Шуңа күрә сораштыруны Энгель Фәттаховтан башлыйбыз.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов:

 
prav.tatarstan.ru

Һәрбер эшнең башында җитәкче тора. Республикабызның җитәкчесеме ул, районныкымы, мәктәпнекеме, хуҗалык оешмасыныкымы — һәрберсенең роле бик зур, һәм күрсәткән үрнәгенең бәһасе әйтеп бетергесез. Республикада туган телне саклау мәсьәләсенә карата нинди хәрәкәт киткәнен карагыз! Президентыбыз киенүе, чаралар үткәрүе, кылган гамәлләре, таләпләре белән барыбызга да үрнәк күрсәтте. Шулай ук дини бәйрәмнәрдә аның түбәтәй киеп мәчеткә баруын алыйк. Халык барысын да күрә һәм шулай кабул итә.

Республикада төрле районнар бар, шул исәптән руслашканнары да. Бездә ике дәүләт теле булуын онытмаска кирәк. Район башлыгы үзенең гамәлләре, хәрәкәте белән ике дәүләт теленә дә хөрмәтен белдерергә тиеш. Ул ике телне дә камил белмәскә мөмкин, ләкин үзенең мисалында телне өйрәнергә омтылышы белән халыкка үрнәк күрсәтә ала. Һәр районда да татар кешеләре бар. Шулай булгач, район җитәкчесе татар халкына мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын үстерергә мөмкинлекләр тудырырга бурычлы.

 

Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин:

 
Владимир Васильев

Минем өйдә дә, эштә дә татар мохите. Киңәшмәләр татар телендә бара. Балаларымны татарча сөйләшергә өндим, аларны укырга татар мәктәбенә бирдем.

Мөслимдәге Г.Тукай исемендәге мәктәпне яңарту буенча зур проект башланды, спонсорлар да җәлеп итәбез. Без аны татар мәктәбе итеп эшлибез.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев:

 
архив / Александр Эшкинин

Марат Готовичның фикере белән ничек килешмисең инде? Президентның туган телгә игътибарны арттырырга дигән күрсәтмәсен алдык, эшлибез. Без киңәшмәләрнең барысын да диярлек татар телендә алып барабыз. Халык белән очрашуларда, рәсми чараларда, бәйрәмнәрдә татарча сөйләшәбез. Инстаграмга мәгълүматны ике телдә эләм. Өйдә балалар белән дә туган телдә сөйләшәм.

 Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов:

 
Рамил Гали

Әтнә - чиста татар районы. Бездә бөтен кеше телне саклау буенча шәхси үрнәк күрсәтә. Шулай да, урамда кайбер бала-чагалар русча сөйләшеп йөргән булалар. Киңәшмәләр, әлбәттә, туган телдә бара. Татар телен үстерү өчен эшне мәгариф өлкәсеннән башларга, татар телен дәүләт теле буларак укытырга кирәк. Сөйләнеп йөреп кенә булмый.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин:

 
Рамил Гали

Без үзебез үрнәк күрсәтергә тиеш дигән фикер белән бик килешәм. Тиешле дәрәҗәдә үрнәк күрсәтә алмыйбыз шул. Мин үзем рус мәктәбен тәмамлаган кеше. Марат Готович кебек матур сөйләшергә омтылырга кирәк. Ул барысын да безгә яхшылап аңлатып бирде. Бу киңәшмәдән соң телне камилләштерүгә игътибарны арттырасы булачак. Рөстәм Нургалиевич һәм Марат Готович күтәргән мәсьәләләрне мин блокнотка теркәп бардым. Райондагы җитәкчеләрне җыеп планерка үткәрдем, барысын да уртага салып сөйләштек. Биектаудагы барлык җаваплы кешеләргә, шул исәптән авыл советы рәисләренә, тәкъдимнәр кертү өчен бер атна вакыт бирдем. Киләсе атнада эш планын төзеп, шуның буенча эшләячәкбез. Киңәшмәләрдә татар теле белән рус телен аралаштыра башладык.

Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов:

http://vuslon.ru/
 

Дөрес, иң беренче үзеңнән башларга кирәк. Безнең рус районы дип санала, татарлар бик әз бездә. Булган татарларның да күбесе ана телен өйрәнергә теләми. Эшне балалар бакчасыннан башларга дип уйлап торабыз. Уен формасында балаларга татар телен өйрәтергә кирәк. Шунда русы да, татары да уенга кереп китеп, телне отып калыр дип өметләнәм. Балалар аралашырлык дәрәҗәдә татар телен өйрәнә алсалар, мәктәптә укыганда да җиңелрәк булыр иде.

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин:

 
https://tatarstan.ru/

Йөз процент килешәм. Тукай әйтмешли, без рус телен дә, татар телен дә яхшы белергә тиеш, чөнки Россиядә яшибез. Үзебезнең туган телебезне, иң мөһиме, каян чыкканыбызны, онытмаска тиешбез. Районда татар телен үстерү буенча кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Төрле чаралар уздырачакбыз, мәктәпләр белән бик тыгыз эш алып барачакбыз, татар телендә түгәрәкләр оештырачакбыз, Алла бирсә. Киңәшмәләр бездә электән ике телдә бара. Инстаграмда фикерләремне күбрәк татар телендә язачакмын.

 Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев:

 
Архив: Солтан Исхаков

Безнең як Каюм Насыйриның туган җире бит. Без аны татарның Ломоносовы дип атыйбыз. Кызганыч, аңа игътибар җитеп бетми. Каюм Насыйри исеме белән бәйләп, Яшел Үзән районында туризмны үстерергә планлаштырабыз. Инфраструктураны яхшырта башладык. Мәгърифәтченең музеен һәм юлларны бераз төзекләндерәсе калды. Инвесторлар, иганәчеләр белән сөйләшүләр алып барабыз. Каюм Насыйриның туган җирен туризм ягыннан күтәреп, районда татар теленә игътибарны арттырасыбыз килә. Шулай ук балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар телен өйрәтү буенча хәлләрне яхшыртачакбыз. Телгә күңелне биреп, кызыксынып өйрәнергә шартлар тудырырга тырышырбыз. Рәсми чыгышларда рус теле белән бергә татар телен кулланып, үрнәк күрсәтергә һәм башка муниципаль хезмәткәрләрдән да моны таләп итәргә уйлыйм. Көнне социаль челтәрләрдә «Доброе утро! Хәерле иртә!» дип башлармын.

 Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов:

 
zainsk-inform.ru

Ул фикергә кушылам. Үзем татарча сөйләшәм. Чыгышларым да татарча. Җомга көнне мәчеткә барам, дини бәйрәмнәрдә түбәтәй киеп йөрим. Шәп итеп Сабантуйлар үткәрәбез.

 Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов:

 
president.tatarstan.ru

Мин рус милләтеннән. Татар телен үзләштерү җиңел генә бирелми, ләкин мин өйрәнергә тырышам. Өйрәнә башладым инде. Татарстанда яшәгәч, без сөйләм телен булса да белергә тиеш. Балаларым да мәктәптә татар телен өйрәнүдән баш тартмады (әңгәмә рус телендә барды).

 Арча районы башлыгы Илшат Нуриев:

 
 

Марат Готович дөрес әйтте. Мин көндәлек тормышта татарча сөйләшәм. Өйдә дә татарча сөйләшәбез. Ике улым, киленем бар. Алар да туган телләрен яхшы беләләр. Урамда кешеләр белән күрешкәндә елмаеп, татарча исәнләшү гадәткә кергән. Киңәшмәдә татарлар булса, русча сөйләшеп утырмыйбыз инде, ә татарча аңламаган кешеләр булса, русча да әйтергә туры килә.

Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев:

 
Архив: Солтан Исхаков

Әлбәттә, килешәм. Мин Әлмәттә рус мохитендә үстем. Ютазы районына килгәнче татарча сөйләшә алмый идем. Ютазыда эшләгәндә татар телен өйрәндем, чөнки һәр көнне татарча сөйләшергә туры килде. Янымда татар телендә аралашкан кешеләр булуының да файдасы тиде.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/tatar_world/23-08-2020/rayon-it-kchel-re-tel-m-s-l-send-sh-hsi-rn-k-k-rs-t-g-nichek-karyy-5765140

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев