Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

РФ Мәгариф министрлыгы мәктәп янындагы чиратларны тикшерергә кушты

Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, ведомствога җиткерелгән мондый очраклар бик сирәк булган, шуңа да карамастан, алар мәгариф идарәсе органнары ягыннан актив чаралар күрүне таләп итә.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов төбәкләргә балаларның температурасын үлчәгән вакытта мәктәп ишеге төбендә хасил булган чиратларны тикшерүне таләп итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Мәгариф министрлыгында ачыклык кертүләренчә, ведомствога җиткерелгән мондый очраклар бик сирәк булган, шуңа да карамастан, алар мәгариф идарәсе органнары ягыннан актив чаралар күрүне таләп итә.

«Мәктәпкә керү режимы сәламәтлек һәм иминлекне саклау буенча барлык чараларны үтәргә, шул ук вакытта кешеләрнең бер урынга җыелуына юл куелмаска тиеш. Безгә балаларны бинада кабул итәргә, температураны урамда үлчәмәскә кирәк», - диде Кравцов.

Чыганак http://Татар -информ

Фото Әтнә таңы архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев