Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рус теленнән БДИда югары балл җыйган Әтнәдә балаларның 66 проценты татарча укый

«Әтнәдә 1-11 сыйныфларда 1142 укучы бала исәпләнә. Шуның 1102се — татар милләтеннән. Аларның 730ы татар телендә белем ала, калган 372 се татар телендә тәрбия классларында укый», — диде Лилия Әхмәтҗанова.

Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын югары баллга тапшырган Әтнә районында балаларның 66 проценты тулысынча татар телендә белем ала. Әтнә укучылары быел рус теленнән имтиханда уртача 82,9 балл җыйган. 

Быел Татарстанда рус теленнән 15172 кеше имтихан биргән. Иң яхшы күрсәткеч — күбесенчә татарлар яшәгән Әтнә районы укучыларында. Алар рус теленнән уртача 82,9 балл җыйган. Быел Әтнә районының бөтен укучысы да БДИны уңышлы биргән бердәнбер район икәне ачыкланды.
«Әтнәдә 1-11 сыйныфларда укучы 1142 бала исәпләнә. Шуның 1102се — татар милләтеннән. Аларның 730ы татар телендә белем ала, калган 372 се татар телендә тәрбия классларында укый. Әтнә районында балалар 100 процент татар телендә белем һәм тәрбия алалар дип әйтсәк тә була», — диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Әтнәдә барлыгы 12 мәктәп булуын, өч филиалны исәпкә алсаң, 15 мәктәп булуын әйтте. «1-11 сыйныфларда укучы 1142 бала барысы да, милләтенә карамастан, татар телен туган тел буларак өйрәнә. Туган тел буларак рус теле юк аларда», — диде.

Лилия Әхмәтҗанова Әтнәдәге 14 татар балалар бакчасына йөрүче сабыйлар 100 процент татарча тәрбияләнгәнен әйтте.

Әтнә халкының милләтләр составына карасак, татарлар 98,6 процент тәшкил итә, руслар — 0,7 процент, марилар — 0,5 процент.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/15-07-2021/rus-telenn-n-bdida-yugary-ball-yygan-tn-d-balalarny-66-protsenty-tatarcha-ukyy-5830361

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев