Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Үсеш ноктасы” укучы белемен үстерерме?

КЫСКАЧА АҢЛАТМА: Татарстанның 43 районындагы 97 авыл мәктәбе базасында “Үсеш ноктасы” исемле белем бирү үзәкләре эшли башлады.

Анда укучыларны цифрлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар юнәлешләр буенча әзерлиләр. Бу балаларны укытуга яңача якын килү һәм аны тәрбия ысуллары белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Нәтиҗәдә гомумкультура компетенцияләрен, цифрлы грамоталылыкны, шахмат белемен, проект эшчәнлеген, балаларның, педагогларның һәм ата-аналарның иҗади, социаль мөмкинлекләрен үстерү, мәктәп укучыларында заманча компетенцияләрне, күнекмәләрне формалаштыруны тәэмин итү өчен иҗтимагый киңлек функциясен булдыру мөмкинлеге туа.Олы Әтнә мәктәбендә директорлар киңәшмәсе узды һәм аның кысаларында милли проект – “Үсеш ноктасы” буенча ачык дәресләр үткәрелде.

Мәктәптә балалар “Үсеш ноктасы” буенча “Технология”, “Информатика”, “Тормыш иминлеге нигезләре” фәннәреннән белем алалар. Әлбәттә шахмат уенын үзләштерү дә проектның мөһим өлеше санала. Район мәктәпләреннән килгән директорларны милли проект белән таныштыруны нәкъ менә шахмат дәресеннән башладылар да. Укучыларның кул эшләнмәләре, дөресрәге, әни-әбиләре белән берлектә тозлы камыр нигезендә әзерләгән төрле җанвар сыннары күргәзмәсе урын алган коридорда, мәктәп җитәкчеләре, серле шахмат дөньясы белән бәйле беренче дәресләрен алдылар. Анысы белән районкүләм танылган шахмат осталарының берсе – укытучы Әлфия Закирова таныштырды. Шахмат тактасындагы һәр фигура, шулай ук классик һәм блиц шахмат уеннары турында сөйләде. Шунысы кызык, ул әзерләгән исемлеккә караганда, соңгы елларда блиц буенча чемпион булып гел Норвегия вәкилләре генә таныла икән. Шахматның мәгарифтәге милли проектка керү сәбәп­ләренең берсе әнә шуңа бәйле түгелме икән? Ялгышамдыр, шахмат бит ул балада тырышлык тудыручы уен. Әнә бит, Халыкара гроссмейстер ни дигән: “Шахмат ул – 1 % талант һәм 99 % тырышлык”. “ОГЭ, ЕГЭ”ларны уңышлы тапшыру өчен тырышлык  бик кирәк. Бу гына да түгел, директорлар арасыннан мәктәпнең шахматчы егет-кызлары белән шахмат уйнап карарга теләүчеләр дә булды.
Моннан соң, милли проектта каралган тагын бер фән – “Тормыш иминлеге нигезләре” кабинетына юл тоттык. Биредә укытучы Нәкыйп Мәгъсүмов каршы алды. 10 сыйныфларга “Знания ценою в жизнь” темасы буенча дәрес бирде ул. Укытучы – волейболчы һәм чемпионнар остазы буларак күпләргә яхшы таныш, ә милли проект кысаларында Түбән Новгородка кадәр барып, укып, өйрәнеп кайтты. Аның: “Хәвеф-хәтәрдән, күп очракта, тиешенчә һәм дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтә белмәү аркасында вафат булалар”, – диюе йөрәккә уелды. Ачык дәрес кысаларында менә шуны төп тема итеп алган да инде ул. Ә дәресен блоклап уздырды, әйтик, беренче “нокта”, укытучы аны шулай атады, юл хәрәкәтенә бәйле булды. Вафат булучыларның 70 % әнә шул вакытында һәм дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтмәү нәтиҗәсендә дөнья куялар икән. Моннан тыш, һәр 10 үлемнең берсе “Ашыгыч ярдәм”нең вакытында килмәве белән дә бәйле икән. Биредә махсус муляжга ясалма сулыш ясадылар. Шунысы кызык, дөрес эшләгән вакытта гына муляжның күкрәге кабарды, яисә, ияген азрак күтәрергә кирәк икән, бары шул вакытта гына “нормально” дип белдереп яшел кнопкалар янды. Гаҗәпләндерде, өйрәнү өчен бик уңайлы ысуллар бар икән хәзер. Икенче бер “нокта”да тамакка берәр әйбер тыгылган очракта нишләргә кирәклеген күрсәттеләр. Укучы бала муляжның тамагына тыгылган предметны шулкадәр оста итеп берничә тапкыр чыгарып күрсәтте, тик фотога төшереп өлгереп булмады. Өченче “нокта” юлдагы авариядән соң сынган аяк яки кул буенча беренче ярдәм күрсәтүгә бәйле иде. Шунда ук атудан яралану очрагы буенча да ярдәмне күрсәттеләр. Укучы балалар төгәл башкардылар, барыбыз да сокландык – күрсәтмә рәвештә аңлату истә калырлык була шул.
Ирек Дәминов уздырган “Технология” дәресендә 5 сыйныф укучылары “Төрле ысуллар кулланып, бүлмә гөлләре өчен җайланма җыйдылар. Темасы шулай атала иде. Балалар төркемнәргә бүленеп, агач детальләрне үзара беркеттеләр: ябыштырдылар, шөрепләр бордылар һәм кадакладылар. Параллель рәвештә 3 төрле проекциядә сызым сызу­чылар да булды. Соңыннан укучылар үзләре үк кимчелекләре белән таныштырып чыктылар. Шунысы күзгә чалынды, төрле кирәк җиһазлар күп биредә, “Үсеш ноктасы” буенча 10 төрле инструмент кына кайтарылган.
Бәхәссез факт, “Үсеш ноктасы”ның өстенлекләре күп, минемчә, дәресне төптән аңлап фикерләү һәм кирәк вакытта аны куллану мөмкинлеге зуррак. Ә ачык дәресләргә килсәк, уйландырды, гаҗәпләндерде... сокландырды алар! Мәктәп директоры Гөлүсә Илдаровна, завучлар, укытучылар һәм укучылар бик бай эчтәлекле семинар әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев